Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда «Татарча мем» бәйгесенә старт бирелә

Бәйгене «Миллиард. Татар» интернет-басмасы — ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Ялкын», «Чаян» журналлары һәм «Интертат» электрон газетасы белән берлектә үткәрә.

«Татарча мемнар» график сурәтләмәләр һәм видеороликлар бәйгесе балалалар һәм зурлар арасында үткәрелә. Ул халыкта милли заманча юморга игътибарны арттыру максатыннан гамәлгә куелганын матбугат конференцяисендә хәбәр иттеләр. Бәйге 1-30 апрель аралыгында үтә. 

«Мәктәп укучылары өчен дә кызыклы! Классик түгел, заманча стильдә туган телне популярлаштыру да булып тора. Бәйгедә республикада, башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә катнаша ала. Әлеге бәйге — гаджетларның балаларның тарафыннан уңай һәм файдалы кулланышын күрсәтергә дә мөмкинлек бирә», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, катнашучыларга татарлар, Татарстан белән бәйле шаян картинка яки видеролик ясарга кирәк. Моңа кадәр интернет киңлекләрендә булган мемнарны куллану тыела. Укучыларны иҗади потенциалын үстерүгә инновацион, стандарт булмаган алымнар эзләүгә этәрү — төп максатлар һәм бурычлар итеп билгеләнгән. 

Бәйгене «Миллиард. Татар» интернет-басмасы — ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Ялкын», «Чаян» журналлары һәм «Интертат» электрон газетасы белән берлектә үткәрә. Бу эштә «Сабыйлар» балалар үзәге дә ярдәм итә. Җиңүчеләр өчен төрле призлар каралган. Һәр катнашучының эше «Миллиард. Татар» ның интернеттагы ресурсларына чыгарылып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев