Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда «Төбәк белән идарә итү үзәге» проекты эшли башлаячак

«Халык контроле» үзәкне булдырганда төп мәгълүмат системасы булачак.

Татарстанда «Цифрлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Төбәк белән идарә итү үзәге» (ЦУР) булдырылачак. Тиешле боерыкны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Республикада «Төбәк белән идарә итү үзәге» проектын гамәлгә ашыру буенча проект офисы оештырылачак. Офис рәисе вазыйфаларын республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга кабул итәргә тәкъдим ителгән, ә рәистәш булып Татарстан Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Ленар Фәйзетдинов билгеләнергә тиеш.

 Шул ук вакытта «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасы «кире элемтәнең цифрлы платформасын куллануны да кертеп, «Төбәк белән идарә итү үзәге» проектын гамәлгә ашыру өчен база мәгълүмат системасы» белән билгеләнгән.

Татарстан Министрлар Кабинеты һәм ТР Президенты Аппараты иҗтимагый элемтәләр һәм коммуникацияләр өлкәсендә санлы проектларны үстерү буенча «Диалог» автоном коммерциячел булмаган оешма белән хезмәттәшлек турында килешү төзиячәк, әлеге оешма үзәкне булдыруда катнашачак.

«Төбәк белән идарә итү үзәге» проектының кураторы итеп Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров билгеләнгән. Ул шулай ук ТР Президенты күрсәтмәсенең үтәлешен контрольдә тотачак.

«Төбәк белән идарә итү үзәге» 2020 елның 30 гыйнварында җирле үзидарәне үстерү советы утырышы нәтиҗәләре буенча Россия Президенты Владимир Путинның күрсәтмәләре исемлегенең 3 пунктын үтәү йөзеннән оештырыла. Аның нигезендә федерациянең барлык субъектларында төбәкләр белән идарә итү үзәкләре булдырылырга һәм муниципалитетларда шундый үзәкләр оештыру буенча тәкъдимнәр тапшырылырга тиеш. Документта үтәү срогы — 2020 елның 1 декабре.

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халык контроле Татарстан Рөстәм Миңнеханов цифрлы икътисад милли проект

2
X