Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда урманнарны саклауга 200 млн сум тотылачак

Быел «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 миллион сум бүленгән.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты «Экология» илкүләм проекты һәм «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Аның максаты — урманнарны саклау һәм арттыру.

Бу акчалар ярдәмендә 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләрен башкарырга, 11 тоннадан артык орлык әзерләргә, 30 миллион данәдән артык агач үсентесе үстерергә планлаштырыла.

Үткән елда федераль бюджеттан Татарстан урманнарын саклауга 121 миллион сум бүленгән булган. 11 тонна төрле агач орлыклары һәм имән чикләвеге җыелган, 2,4 мең гектар мәйданда яңа урман утыртылган, яңа техника һәм җиһазлар сатып алынган.

https://vk.com/video1883874_456239019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев