Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда ведомствоара оператив штаб эшли

Татарстанда һава шартлары начарлану сәбәпле, ведомствоара оператив штаб эшли башлады.

Вәзгыять начарланган очракта, транспорт хәрәкәтен чикләү яки туктату турында чаралар кабул ителәчәк. Иң яхшысы алдан хәстәрен күрү, автомобильләрне эре торак пунктлар янында туктату зарур. Оренбург өлкәсендәге хәл килеп чыкмасын өчен барысын да эшләү мөһим, ди җитәкчеләр. Ихтыяҗ туса, муниципаль районнар "Буран" планын кертә һәм авыр техника куллана ала.

Федераль һәм республика юлларындагы барлык җылыну, туклану, кафе һәм ресторан стационар пунктларны (барлыгы 53 пункт) контрольгә алыначак. Шулай ук, ихтыяҗ туган очракта, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 13 мобиль җылыну пункты эшләячәк. Кече техникаларның да әзер тотарга кирәк, чөнки кайбер очракларда тирән карда йөри торган автомобиль кирәкле урынга бару өчен бердәнбер ысул булырга мөмкин.
Татарстан территориясендә автомобиль бөкеләре хасил булырга мөмкин участокларда постлар оештырылган.

Чыганак: tatar-inform
Фото: temakazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250