Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырылды

Гражданнар теркәлү турында кызыксындырган сорауларын бирә һәм СМС-сервис хакында өстәмә мәгълүмат белән таныша ала.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан халкы үз-үзеңне изоляцияләү вакытында өйдән чыгу өчен, SMS-хәбәр аша теркәлүдә ярдәм сорап, контакт-үзәккә мөрәҗәгать итә ала. Бу хакта онлайн-конференциядә журналистларга Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

«Кыенлыклар туарга мөмкин. Контакт-үзәк республика халкына теге яки бу мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәргә тиеш», — дип аңлатты ул.

Кайнар линия телефоны: 8 (800) 250-90-33. Сервис турында тулырак мәгълүмат covid19.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган.

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү шартларында урамда йөрү өчен СМС-пропуск кертелде. Система 1 апрель төнендә эшли башлады. Пропускны активлаштыру өчен 2590 номерына бушлай СМС-хәбәр җибәрергә кирәк.

Автор: Зилә Мөбәрәкшина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайнар линия карантин коронавирус үзизоляция