Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда үзмәшгульләр саны 83 меңгә кадәр арткан

Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, үзмәшгульләр кече һәм урта бизнес вәкилләре кебек үк ярдәм чаралары алачак.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда үзмәшгуль гражданнарның саны 83 меңгә җиткән. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

«2020 ел башына республикада 57,6 меңгә якын үзмәшгуль кеше исәпләнде. Бүгенге көндә бу сан үзгәрде, 83 меңнән артык кеше булды. Без билгеле бер үсеш күрәбез. Моннан тыш, үзмәшгульләр кече һәм урта бизнеска бирелә торган ярдәм чараларын алачак дигән карар кабул ителде», — дип әйтте ул.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек үзмәшгульлек