Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда зур йөк транспорты хәрәкәтенә чикләү кертелә

Татарстан юлларында вакытлыча - 15 апрельдән 14 майга кадәр зур йөк транспорты хәрәкәте чикләнә.

Хокук бозучыларга җитди штрафлар яный. Язгы чикләүләр - мәҗбүри кабул ителгән чара һәм ул автомобиль юлларын җимерелүдән саклауга юнәлтелгән. Чикләү ел саен кертелә. Кар эрегәндә, йөк машиналары астында юл ныграк җимерелә башлый.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, вакытлыча чикләү аерым төрдәге: азык-төлек, хайван, дару, орлык, ашлама, халыкара йөк ташу, автобусларда пассажирлар йөртү,16 тоннага кадәр йөк төягән транспорт чаралары, ягулык, бәла-каза нәтиҗәләрен юкка чыгару яисә бүтән гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу өчен кирәкле транспортка кагылмый.
Язгы тыюны бозган өчен, машина йөртүчеләргә 1 мең сумнан 10 мең сумга кадәр күләмдә штраф яки алты айга кадәр машина йөртү таныклыгын алу булача. Вазыйфаи зат булган машина йөртүчеләр өчен максималь штраф күләме - 50 мең сум, юридик затлар өчен - 100 мең сум.
Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250