Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанга балалар ялын оештыру һәм сәламәтләндерүгә 55,5 млн сум акча бүленгән

РФ Хөкүмәтеннән Татарстан Республикасына балалар ялын оештыру һәм сәламәтләндерүгә 55,5 млн сум акча бүленгән. Бу хакта бүген бастырылган Хөкүмәт карарында әйтелгән. Искәртеп узабыз: балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру - Россия социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлеше. Закон нигезендә 2010 елдан башлап балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру буенча вәкаләтләр РФ субъектлары башкарма хакимият...

РФ Хөкүмәтеннән Татарстан Республикасына балалар ялын оештыру һәм сәламәтләндерүгә 55,5 млн сум акча бүленгән. Бу хакта бүген бастырылган Хөкүмәт карарында әйтелгән.


Искәртеп узабыз: балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру - Россия социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлеше. Закон нигезендә 2010 елдан башлап балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру буенча вәкаләтләр РФ субъектлары башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнарына салынган. 2015 елдан башлап федераль бюджетта тормышы катлаулы хәлдә калган балаларны сәламәтләндерү компаниясен финанслашуга акча каралмаган. Россия хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2014 елда ял иткән балалар саны 2,9 млн-га, 2015 елда 2,7 млн-га кимегәнне билгеләп үтә.

Оешкан төстә ял итүче балалар саны кимүгә юл куймау өчен, икътисадтагы гамәлләр планы нигезендә, 2016 елда федераль бюджеттан 4,6 млрд сум акча бүлеп бирү каралган. Әлеге акча 200 мең бала өчен юлламаларга, шушы балалар һәм аларны озата йөрүче кешеләрнең ял итү урыннарына һәм кире кайту юллары өчен түләүгә тотылачак", диелгән Хөкүмәт карарына аңлатма язуында. Акча Россиянең 81 субъектына тормышы авыр хәлдә калган балаларның ялын һәм сәламәтләндерүне оештыруга бәйле чараларны финанслауга тотылачак.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Фото: http://belem.ru/node/6535

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250