Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанга Хаҗдан соң Махачкаладан 40лап кеше кайтуы көтелә

Республикага чит илләрдән 920 кеше кайтырга тели.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанга чит илләрдән 920 кеше кайтырга теләк белдергән. Шул исәптән, Хаҗдан соң 40 кеше кайтачак. Бу хакта республиканың коронавирус таралуга каршы көрәш штабы җитәкчесе, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«20ләп турист Төркиядән көтелә. Хаҗдан соң Махачкалага рейс белән кайтучылар булган. Бортта шундый 40 татарстанлы бар», — диде вице-премьер.

Ләйлә Фазлыева муниципаль берәмлекләрне кисәтеп куйды. «Нон стоп режимында эшлибез. Әгәр сезгә шалтыраталар икән, бер граждан да җибәрелмәячәк. Гражданнар белән эшләү буенча теләсә нинди мәгълүмат алдан килешетерелгән булырга тиеш. Чир йоктыру чыганагы булган илләрдән кайтучылар районнарга җибәрелмәячәк», — диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карантин коронавирус үзизоляция