Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанлылар 2021 елга министрлыкларның өстенлекле эш юнәлешләрен билгеләячәк

Республиканың алты социаль блогының төп максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү башланды.

Бүген, 2 ноябрьдә, ТР Дәүләт хезмәтләре порталында "Халык сораштырулары" бүлегендә Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстан икътисады үсешендә тискәре тенденцияләр чагыла башлады" Сүз Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Хезмәт министрлыгы, Спорт министрлыгы һәм Яшьләр министрлыгы турында бара, дип хәбәр итә Татарстан Иҗтимагый палатасы матбугат хезмәте.

Сораштыру 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. "Министрлык экспертлары формалаштырган максатлар һәм бурычлар өчен тавыш биреп кенә калмыйча, үз вариантларын да тәкъдим итәргә мөмкин", - дип билгеләп үтә аны оештыручылар.

Тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру проекты белән каралган. Иң элек Татарстан Иҗтимагый палатасы тарафыннан билгеләнгән министрлыклар экспертлары ведомстволарның 2021 елга максатлары һәм бурычлары буенча тәкъдимнәр кертте. Аннары бу идеяләр Иҗтимагый совет утырышларында тикшерелде һәм нәтиҗәләр буенча онлайн-тавышка чыгарылды.

Иң күп тавыш җыйган инициативалар декабрь аенда ведомстволарның иҗтимагый советларының киңәйтелгән утырышларында тикшереләчәк. Нәтиҗәдә, һәр министрлык өчен 2021 елга биштән җидегә кадәр өстенлекле максат билгеләнәчәк.

Проект турында тулырак мәгълүмат http://publictasks.tatarstan.ru махсус порталында, шулай ук ведомство сайтларының "Максатларны һәм бурычларны гавами формалаштыру" бүлегендә урнаштырылган. Шунда ук 2020 елга өстенлекләрнең үтәлеше нәтиҗәләре белән танышырга мөмкин.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Фото: скриншот publictasks.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өстенлекләр