Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанлылар Бөтенроссия халык санын алуда КФҮ аша катнаша алачак

Күпфункцияле үзәкләрдә стационар постлар эшләячәк.

Татарстан халкы Бөтенроссия халык санын алуда күп функцияле үзәкләр аша катнаша ала. Бу хакта Татарстан Республикасында КФҮ директоры Ленара Мозаффарова ведомство киңәшмәсендә хәбәр итте.

"Берничә айдан соң КФҮгә Бөтенроссия халык санын алуда катнашу өчен килергә мөмкин булачак. Күп функцияле үзәкләрдә стационар постлар эшләячәк", - дип сөйләде докладчы.

Гражданнарга шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре порталында электрон битне мөстәкыйль рәвештә тутыру мөмкинлеге биреләчәк, дип билгеләп үтте, Мозаффарова.

"Халык санын алу кампаниясе башлануга тулырак мәгълүмат биреләчәк", - дип аңлатты ул.

КФҮ директоры 2020 елда Татарстан Президентын сайлау һәм Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узуын искәртте.

«Узган ел КФҮ сайлау процессына җәлеп ителде, урнашу урыны буенча тавышка гаризалар кабул ителде. Бу очракта без, әлбәттә, республика Үзәк сайлау комиссиясе белән бәйле рәвештә эш итәбез, һәм мин бу хезмәттәшлекне нәтиҗәле дип бәялим. Белгечләр шулай ук бердәм һәм профессиональ рәвештә сентябрь аенда узачак Россия парламентына сайлауларны эшләячәкләр дип өметләнәм», — дип ассызыклады ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык санын алу