Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанлылар җирле үзидарә органнары эшенә бәя бирде

Республика буенча уртача су белән тәэмин итү сыйфаты белән канәгатьләнү күрсәткече-72,4%, су бүлү сыйфаты белән 76,9% тәшкил итте.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән 10,6 мең кеше 2019 елда җирле үзидарә органнары һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турындагы сораштыруда катнашты.

Татарстан буенча электр энергиясенең сыйфаты белән канәгатьләнү — 89,2%, газ белән тәэмин итү — 94% һәм җылылык белән тәэмин итү-78,3% тәшкил итте. Мөслим районында электр энергиясе сыйфаты буенча югары күрсәткечләр (100%), газ белән тәэмин итү сыйфаты буенча — Чүпрәле районында (99,1%), җылылык белән тәэмин итү сыйфаты буенча Аксубай районында (100%).

Транспорт хезмәте күрсәтүдән Апас (90,9%), Буа (78,8%) һәм Чирмешән районнары (76,5%) аеруча канәгать. Автомобиль юлларының торышы белән Саба (93,2%), Кайбыч (91,8%) һәм Чүпрәле (86%) районнарында яшәүчеләр танышкан.

Республика буенча уртача су белән тәэмин итү сыйфаты белән канәгатьләнү күрсәткече-72,4%, су бүлү сыйфаты белән 76,9% тәшкил итте.

Әлеге күрсәткечләр Саба районында барысыннан да югарырак: су белән тәэмин итү сыйфаты буенча-92,3%, су бүлү сыйфаты буенча-94,4%.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Балтач ничэнче урында,ахыргыдыр инде.Канишны газ чётчигын куярга чакырсан чётчикны Кире яклысысын куиып китэлэр,анары эшлэмей,Кире яклысысын куйсан ничек эшлей инде ул.Су кертергэ дисэн,мында сезгэ кертеп булмый дилэр,куршелэрендэ Су булсада.Электрны эитмим инде,эитсэндэ киресен эшлейлэр