Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанлылар яңалыкларны күбесенчә YouTube һәм "ВКонтакте" челтәрендә эзли

Теге яки бу мәгълүмати каналларны сайлау кулланучының яшенә нык бәйле.

Интернетта Татарстан халкы өчен мәгълүмат алуның төп каналлары - YouTube видеохостингы һәм «ВКонтакте» социаль челтәре икщне ачыкланган. "ПромРейтинг" агентлыгы татарстанлыларның мәгълүмати өстенлекләре рейтингын әзерләгән.

Сораштырылучыларның 38,5%ы - YouTube, ә 37,1%ы - «ВКонтакте» челтәрен төп интернет яңалыклар чыганагы дип атаган. Беренче бишлеккә шулай ук респондентларның мәгълүмати сайтлары (26,9%), интернет-форумнар (25,2%) һәм Telegram мессенджеры (23,3%) кергән.

Теге яки бу медиа ресурсны сайлау һәм кулланучыларның яше арасында үзара бәйләнеш аеруча ачык күренә. 14-17 яшьлек яшүсмерләр мәгълүматны күбесенчә «ВКонтакте» социаль челтәрен эзли — сораштырылучыларның 60,8%ы шуны атаган.

Әмма 18 яшьтән 24 яшькә кадәрге яшьләр арасында бу ресурсның популярлыгы 50,9% ка кадәр кими. Өлкәнрәкләр арасында әлеге челтәрнең популярлыгы кими. Хәер, 55тән өлкәнрәкләр арасында ул яңадан төп яңалык каналына әверелә, моны аларның 35,3%ы раслый.

YouTube каналына мәгълүмат чыганагы буларак, 18-24 һәм 25тән 35 яшькә кадәрге кешеләр өстенлек бирә - алар 55,6% һәм 41,0% тәшкил итә. Яшүсмерләргә дә ул кызыклы — 51,0% шулай җавап биргән, әмма өлкән яшьтәге вәкилләр арасында популярлык казанмый.

Telegram-каналлар яңалыклар чыганагы буларак 18 яшьтән 24 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мөһим — аларны 35,3% һәм 36,1% респондентлар искә алды. Ә мәгълүмат сайтлары 36дан 45кә кадәр һәм 46дан 55 яшькә кадәрге кешеләргә аеруча кызыклы. Бу төркемнәр арасында алар 33,1% һәм 34,8% тавыш җыйган.

Интернет-форумнар яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мөһим (33,3% һәм 32,4%), әмма бер төркем өчен дә төп яңалыклар каналлары булып тормый. Өлкән яшьтә, күрәсең, Татарстан буенча беренче бишлекккә кермәгән мәгълүмат чыганакларының популярлыгы арта.

«Сораштыру 2021 елның 25 гыйнвар — 10 февраленә кадәр Интернет челтәреннән файдаланучылар арасында онлайн-анкета ысулы белән үткәрелде. Сораштыру  600 очраклы респондент арасында уздырылды. Сораштырулар нәтиҗәләре төп эзләү системаларыннан һәм социаль челтәрләрдән файдалану структурасы буенча репрезентатив һәм төп челтәрләрдән аеруча актив файдаланучыларның фикерләре арасында чагыла», - дип билгеләп үтте аналитиклар.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгълъмат