Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанлылар үз муниципалитетларының инициативасын "Минем юлым" Бөтенроссия конкурсында хуплый ала

2021 елга Россия шәһәрләре арасында "Минем юлым" конкурсы игълан ителде.

Конкурсның инициаторлары - яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) һәм Россия юллар фәнни-тикшеренү институты (РОСДОРНИИ).

Конкурста катнашу өчен Казан, Тәтеш, Болгар, Минзәлә, Баулы, Түбән Кама гаризә җибәргән инде.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 5 муниципалитет сайлап алыначак. Аларның территорияләрендә юлларны һәм шәһәр мобильлеген проектлау буенча халыкара практикаларны адаптацияләү буенча карарлар кабул ителәчәк.

Финалист муниципалитетларда яңа шәһәр мобильлеге буенча әлеге территория өчен актуаль булган төп инициативаларны системалы рәвештә гамәлгә кертәчәкләр. Шулай ук җиңүчеләр «Имин сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында СИА һәм РОСДОРНИИдан яңа шәһәр мобильлеге буенча төп прогрессив карарлар һәм гамәлләр куллану мөмкинлеген алачаклар. Шул исәптән, шәһәр халкын урам-юл челтәрен реконструкцияләү һәм төзү мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү стандартын гамәлгә кертүне.

Конкурста катнашу өчен муниципалитетка платформада теркәлергә кирәк 100gorodov.ru - махсус форма тутырып, https://100gorodov.ru/myroad сылтама буенча - шәһәр халкы үз муниципалитетының инициативасы өчен тавыш бирә.

Пилот шәһәрләр өчен тавыш бирү 2020 елның 30 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Алга таба, 20 гыйнварга кадәр, иң күп тавыш җыйган гаризалар арасыннан, конкурс комиссиясе 5 муниципаль берәмлек территориясен сайлап алачак. Һәм 2021 елда анда юлларны проектлау буенча халыкара практикаларны адаптацияләү буенча карар кабул ителәчәк.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы

Фото: скриншот 100gorodov.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Минем юлым