Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанлыларның 83 процентка якыны Конституциягә төзәтмәләр кертүне хуплаган

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Гомумроссия тавыш бирүләр нәтиҗәләре турында сөйләгән.

Татарстанлыларның 83 процентка якыны Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүне хуплаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Гомумроссия тавыш бирүләренең Республика матбугат үзәгендә хәбәр иткән.

«Үзгәрешләр кертү өчен 1 миллион 943 мең 685 сайлаучы тавыш бирде, бу — сайлаучыларның 82,81 процентын тәшкил итә. 389 мең 765 сайлаучы каршы тавыш бирде, бу — 16,61 процентны тәшкил итә», — дип сөйләгән ул.

Якынча мәгълүматларга караганда, Татарстанда гомумроссия тавыш бирүләрендә 2 миллион 348 мең 179 граждан катнашкан. «Тавыш бирергә килү күрсәткече 79,68 процент тәшкил итте», — дип билгеләп үткән ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

#РоссияГолосует

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тавыш бирү конституциягә төзәтмәләр РоссияГолосует