Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның 167 дән артык оешмасы балаларның кышкы ял программасын тормышка ашырды

2022 елда кышкы каникул чорында сәламәтләндерү кампаниясе алты меңнән артык баланы колачлады. Гадәттәгечә шәһәр читендәге учреждениеләр һәм көндезге лагерьлар эшләде.

2-8 гыйнварда 79 бала һәм яшүсмер катнашында «Мирас – Наследие» этнолагеренда ремонттан соң беренче тапкыр смена оештырылды. Исегезгә төшерәбез, узган ел лагерьда «җәй – балаларга» республика программасы буенча капиталь ремонт тәмамланды.

Шәһәр читендәге 39 сәламәтләндерү учреждениеләрендә каникулларын барлыгы дүрт меңнән артык кеше үткәргән, ике меңгә якыны – көндезге 75 лагерьларда ял иткән.

Министрлык тарафыннан күчмә тикшерүләр оештырылды. Шуның кысаларында, кайбер лагерьларда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков булды.

"Балалар һәм яшүсмерләрнең сыйфатлы ялы - безнең төп өстенлекләрнең берсе. Безнең өчен программаларга төрле категориядәге балаларны – сәламәтлекләре чикле, катлаулы тормыш ситуациясенә эләккән балаларны җәлеп итү аеруча мөһим. Безнең бурыч - туклану, яшәү өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар булдыру, урнашу урыны, лагерьлар концепциясе, тематикасы буенча сменаларны киң сайлап алу, каникулларда балалар үзләренең яраткан эшләрендә күнекмәләрен ныгытуны дәвам итү, яңа дуслар табу һәм вакытны кызыклы үткәрүен тәэмин итү. Безнең өчен әти-әниләрдән кире элемтә мөһим шарт булып тора, без аны социаль челтәрләр аша да, лагерь җитәкчеләре аша да оештырабыз», – дип билгеләп үтте Ринат Садыйков.

Лагерьлар төрле: спорт, иҗади, белем бирү, хәрби-патриотик һәм башка юнәлешләр буенча үткәрелде. Мәгълүмати-технологик юнәлеш кысаларында INNOCAMP балалар IT-лагере "Я, Ты – Илон Маск", "Сәләт" яшьләр үзәге "Дубок" лагерендә "Санак Lab" сменасын үткәрде.

Татарстан үзәк аэроклубы «Яшь парашютчы» хәрби-патриотик юнәлештәге лагерьдә «Сталкер» сменасын үткәрде. "Байтик"та "Крутушка. Балалар" сәнгать юнәлешендәге смена оештырылды. Балалар «Костер» лагерында «3D-Шәхес»сменасында төрле яклап үсеш алдылар.

Һәр лагерьда да COVID-19 таралуын кисәтү буенча комплекслы эш оештырылган иде. Эшкә вакцинация узган һәм COVID-19 дан антитәчекләргә анализ нәтиҗәләре булган кешеләр генә рөхсәт ителде, балалар һәм персоналның көн саен ике тапкыр тән температурасын үлчәү оештырылган, смена дәвамында балаларның чыгуы һәм массакүләм чаралар, шул исәптән ата-аналар көннәре тыелган. Азык-төлек блогы хезмәткәрләре, медицина һәм техник персонал шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителде.

Чыганак: minmol.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балаларның ялын оештыру