Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның барлык районнарында икътисадны тотрыклы үстерү буенча оперштаблар булдырылган

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча оператив штаб төзелде, аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җитәкли.

Татарстан Республикасының барлык районнарында икътисадны тотрыклы үстерү буенча оперштаблар булдырылган. Аның эшчәнлеге сәүдә предприятиеләрен азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар белән тәэмин итүгә, система барлыкка китерүче предприятиеләргә һәм кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә ярдәм итүгә, шулай ук бизнесның банк учреждениеләре белән хезмәттәшлеге мәсьәләләренә бәйле гомуми системалы чаралар эшләүгә юнәлдерелгән.

«Без республика икътисадын тотрыклы үстерү буенча чаралар планын расладык. Бүген барлык муниципаль берәмлекләрдә һәм тармак министрлыкларында оператив штаблар булдырылды. Без алар белән даими элемтәдә торабыз. Безнең өчен бизнес һәм эре предприятиеләрдә барлыкка килгән мәсьәләләрне системалаштыру һәм периодлаштыру аеруча мөһим", - дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Эшче төркемнең чираттагы утырышы узган, анда импортны алыштыру мәсьәләләре каралган. Ведомствоның иң бурычларыннан берсе – бизнес вәкилләрен дәүләт программаларында катнашуга җәлеп итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев