Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның югары уку йортлары ректорлары советы Россия Президенты тарафыннан кабул ителгән хәлиткеч гамәлләргә принципиаль ярдәм күрсәтәчәк

ЛНР һәм ДНР территориясендә яшәүче кешеләрне яклау хәрби операциянең максаты булып тора, аның нәтиҗәсе исә алга таба Россия һәм Украина халыкларының дустанә яшәве.

Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы Донбасска һәм Луганскка тыныч тормышны кайтару максатларында Россия Федерациясе Президенты тарафыннан кабул ителгән хәлиткеч гамәлләргә принципиаль ярдәм күрсәтә. Әлеге карар төбәктәге барлык илләрнең тиз арада тотрыклылыгына һәм иминлегенә ярдәм итәчәк.

2014 елда булган  үзгәрешләрдән соң  Украина Хөкүмәтен милли экстремизм вәкилләре җитәкли. Алар Россия белән дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүдән, Донбасста һәм Луганскида конфликтларны тыныч җайга салудан баш тартты.

Украина хакимиятләренең илне Көнчыгыш чикләрендәге хәрби авантюраларга кертергә әзерлеге һәм омтылышы Россияне Россия армиясенең кисәтү операциясенә барырга мәҗбүр итте. ЛНР һәм ДНР территориясендә яшәүче кешеләрне яклау хәрби операциянең максаты булып тора, аның нәтиҗәсе исә алга таба Россия һәм Украина халыкларының дустанә яшәве.

Чыганак: tatar-inform.ru

Фото авторы: Максим Зарецкий

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев