Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Татарстанның энҗе бөртеге” бәйгесендә райондашларыбыз сынатмады.

2014 нче елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасының Казан Ратушасында беренче тапкыр мөмкинлекләре чикләнгән хатын - кызлар арасында "Татарстанның энҗе бөртеге" бәйгесе узды.

Бәйгедә Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән 17 мөмкинлекләре чикләнгән хатын - кыз катнашты.
Чара югары дәрәҗәдә узды. Иганәчеләр барлык чарада катнашучыларны диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән тәбрикләделәр.
Безнең район номинантлары:
- "Сәхнә остасы энҗе бөртеге" - Габделганиева Чулпан (Кариле авылы);
- " Сөйкемле энҗе бөртеге" - Галиева Зөлфия (Балтач поселогы);
- "Хисле энҗе бөртеге" - Шаймөхәммәтова Алсу (Түнтәр авылы).
Кызларны җиңүләре белән чын күңелдән тәбриклибез! Аларның чарада катнашулары башкаларга да үрнәк булыр дип өметләнеп калабыз.
Катнашучылар мәдәният бүлеге, "Наз" үзәге" белгечләре ярдәме белән видеоязма, фотосүрәтләр һәм сәхнә чыгышларын өч ай дәвамында әзерләделәр.
Чарада катнашучы кызлар исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез:
- материаль ярдәм күрсәткән район администрациясенә;

- транспорт белән булышканнары өчен мәдәният, яшьләр бүлекләренә һәм "Наз" үзәге җитәкчеләренә;
- сәхнә чыгышындагы ярдәмнәре өчен хореограф Э.Г. Васинкин һәм ул җитәкләгән "Эра" балалар бию төркеменә, Р.Ш.Садыковка, А.В. Шариповага;

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X