Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның иң яхшы җитештерүчеләрен бүләкләделәр, алар арасында балтачлылар да бар (фото)

Котлыйбыз!

Казанда «Россиянең иң яхшы 100 товары» һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләр» конкурслары җиңүчеләрен  бүләкләделәр. Тантаналы чара Казан Ратушасында узды.

Быел конкурска 20 ел тула һәм ул үз эшендә Татарстанның тотрыклы социаль-икътисади үсешен күрсәтүче мөһим чарага әверелде.

«Карадуган» үрелгән җиһазлар фабрикасы «Татарстанның сыйфат лидеры» югары призына ия булды.

Гөлүзә һәм Данил Гыйләҗетдиновлар җитәкчелегендәге «Ак Алтын» кулланучылар кооперативы «Азык-төлек товарлары» номинациясендә l дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

«Ива Мебель» фабрикасы җитәкчесе Диләрә Габдрахманова «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре номинациясендә лауреат дипломына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев