Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанстат: исәпкә алучыларның 70%ы Covid-19дан вакциналанган

Сораштыруда катнашачак затлар битлекләр, перчаткалар белән җиһазландырылачак һәм яңа коронавирус йогышы куркынычын профилактикалау буенча тәкъдимнәр белән танышачак.

Бөтенроссия халык санын алуда катнашучы затлар арасында 70%тан артыгы коронавирус белән авырган яки аннан прививка ясаткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина хәбәр итте.

"Росстат тарафыннан халыктан мәгълүмат җыю вакытында яңа коронавирус йогышын профилактикалау буенча Роспотребнадзор тәкъдимнәрен үтәү тәэмин ителде. Сораштыруда катнашачак затлар битлекләр, перчаткалар белән җиһазландырылачак һәм яңа коронавирус йогышы куркынычын профилактикалау буенча тәкъдимнәр белән танышачак», — дип билгеләп үтте докладчы.

Моннан тыш, Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү буенча республика комиссиясенә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына шәхси контрольгә алырга һәм халыктан мәгълүмат җыюга җәлеп ителә торган затларны вакциналау мөмкинлеген тәэмин итәргә тәкъдим ителде.

Булачак халык санын алу турындагы мәгълүмат, шулай ук коронавирус инфекциясе таралу куркынычын профилактикалау өчен күрелә торган чаралар турында мәгълүмат администрациянең рәсми сайтларында бастырылырга тиеш, дип өстәде докладчы.

 

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык санын алу