«Татмедиа» АҖ һәм Х5 Retail Group «Пятерочка " да газета һәм журналлар сата башлыйлар»
Казанда X5 Retail Group компаниясенең Татарстан товар җитештерүчеләре белән хезмәттәшлеген киңәйтү буенча конференция ачылды.
«Татмедиа» медиахолдингы «Пятерочка» сәүдә челтәрендә вендинг автоматлары урнаштыру юлы белән газета һәм журналлар сата башлый. Х5 Retail Group белән хезмәттәшлек башлануы турында бүген «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка докладында хәбәр итте.
"Без Х5 Retail Group белән хезмәттәшлек формасын таптык, аларда вендинг автоматлары урнаштырачакбыз", — диде Садыйков.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры медиахолдинг 2020 ел башыннан бирле басма продукцияне сатуның яңа формаларын актив үзләштерә, шуның аркасында газета һәм журналларны сату күләме 75% ка артты, дип аңлатты. 2020 елда «Татмедиа» басмаларын сату нокталары саны 25% ка артты, бүген алар бөтен республика буенча 1,1 меңнән артык.
Казанда X5 Retail Group компаниясенең Татарстан товар җитештерүчеләре белән хезмәттәшлеген киңәйтү буенча конференция ачылды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Тулырак: ТИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев