Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тау башында яңа авыл калкып килә (фото)

Биктәш авылына керешли, сул якта ике яңа урам кала, андагы өйләрнең калыкканына әле беничә ел гына. Кайчандыр биредә коры басу иде, хәзер исә яшь гаиләләр гөрләтеп тормыш алып бара.

Гаҗәеп табигать кочагына килеп урнашканнар. Әйләнә-тирәдә наратлыклар, "Татарстан" басуы җәйрәп ята, таудан аста олы юл, аны узып, тирән Шушма елгасы ага. Мондагы гаиләлрнең күпчелеге мал-туар асрау белән мәшгуль, хоббилары да райондашларга таныш, ат, бозау ташып саталар, шуның белән көн күрәләр. Әнә, утарда Сабантуйларында патша каретасы тагып, халыкның күңелен күреп йөрүче ак ат та кышкы кояш нурларында иркәләнеп тәгәрәп ята. Утар тирәләре башка атлар чемченә. Йортлар матур биредә. Балкып торалар. Берничәсе дәүләтнең субсидияле программасы нигезендә салынган. Гомумән, уңган-булган халык яши Биктәштә. Башлангычта бергә укыган, авылдаш, уйнап үскән ике сыйныфташ кызым Альфира белән Тәслимә дә бирегә кияүгә чыгып, гаиләләре белән әлеге тау башына килеп кунакладылар. Кызганыч, Альфираның ире Радим бар мөлкәтен туплап-җиткеркәч кенә начар авыртудан үлеп китте. Искә алуыбыз рухына дога булып барып ирешсен.

Бердәм ул Биктәш халкы. Каршылыклы кешеләр кайда да булмый калмый инде ул... Тик шулай да элек-электән бирле бергәләшеп эшләү, авырлыкларны бергә җиңү кебек матур гадәт саклана аларда. Укыган елларымнан чыгып әйтә алам, юлда бер-берсенең балаларын калдырмыйлар иде, җәяү йөргән авылдаш абый-апалар да сирәк булгандыр. Әле дә алар иртәнге якта урам башына җыелып, планерка кебек нәрсә оештры алалар, ди. Шулай булгач, бердәмлек түгел мени бу?


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250