Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таузар авылында халык ихтыяҗларын өйрәнү, аларның тормыш-көнкүрешләрендә ярдәм итү нияте белән «Мобиль бригада» эшләде

Кече авылларга килеп халык ихтыяҗларын өйрәнү, аларның тормыш-көнкүрешләрендә ярдәм итү нияте белән юлга чыга торган «Мобиль бригада» быелгы сезонын Таузар авылыннан башлады.

53 йортлы җыйнак кына авыл бу. Нәкъ авыл уртасына бакчасы, мәктәбе, фельдшерлык пункты, клубы булган мәһабәт бина төзеп куйдылар. Инде эчке эшләре генә калган. Таузар балалары янәшә диярлек урнашкан Карадуган авылына йөреп укый. Мәктәпкә йөрүче булырмы соң, дип кызыксындым җыелышка килгән хатыннардан. «Булыр, быел булмаса киләсе елга. Читкә чыгып эшләсәләр дә яшьләрнең күбесе авылда йорт сала, шушында төпләнә. Таузар яшәрә дә, яши дә әле», ди апалар зур энтузиазм белән. Кайчандыр мәчет булган, хәзер бакча-мәктәп ролен үтәүче бинаны сүтүгә башта каршы булган бер төркем, хәзер башкача уйлый.
Яңа бинада бакча эшли башлагач балаларга уен мәйданчыгы ясарга җир кирәк ич. Искесен сүткәч, агачын гына исраф итмәсеннәр, йортмы анда, башка берәр бинамы төзергә кирәк. Мәчет агачларын исраф итеп, рәнҗеше төшмәсен инде диләр. Җирле үзидарә рәисе Шамил Низамиев киңәшмичә, уйламыйча эшләмәбез дип ышандырды.
«Бүләкләре, ветеран исеме булмаган гап-гади пенсионер шифаханәгә, яки ял йортына юллама ала аламы», дип сорады бер хатын. - Ала ала, - дип җавап бирде социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина. Пенсия фонды белгече Зөлфия Егоровага да сорау бирделәр. Аның авызыннан «Минималь пенсия күләме 5912 сум», дигән сүзне ишетүгә, «4 мең сумга техник хезмәткәр булып эшләгән хатынга да шулай буламы инде ул», дип сорадылар. Һәм төрле өстәмәләр белән шуннан ким булмаячак дигән җавап ишеттеләр.
Дәүләт алкоголь инспекциясеннән Гөлназ Сафинаны да бик йотлыгып тыңлады халык. Ул аларны сәүдәгәрләрдән алданмаска, кулланучы хокукларыннан файдалану юлларына өйрәтте. Участок инспекторы Роберт Хөснетдиновка күп сөйләргә урын калмады. «Безнең Таузар яшьләре арасында эчеп-исереп йөрүчеләр дә, хулиганнар да юк» дип кырт кисте халык. Үз авылдашлары өчен шушылай калкан булып торган абый-апалар күңелдә бик матур хисләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250