Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таузар авылыннан Галимуллин Бариның әнисе Гарифәгә язган хаты

"Яу кырыннан сәлам хаты" рубрикасына килгән чираттагы солдат хаты.

Исәнмесез сезки туган илдә яшәүче әнигә һәм әтигә улыгыз Баридан бик сагынып, бик күп сәламнәремне җибәреп калам. Шулай ук башка туганнарга, агайнеләргә, күршеләргә һәм башка безнең хәлне белергә теләүчеләргә аермыйча, дошманнар белән сугышучы кызылармеецлар тарафыннан батырларча сәламебезне җибәреп, үзегезнең эшегездә зур уңышлыклар теләп калабыз. Бу да мәгълүм булсын, әни, үзем таза-сау, шулай ук сезгә дә тазалык теләп калам. Әни минем өчен кайгырмагыз. Дошман белән көн дә, төн дә сугышабыз. Озакламый дошманны дөньядан юк итәрбез. Әни мин сезнең өчен бик кайгырам. Эшләүчегез юк, тормышыгыз авырдыр. Бу хатны ашыгычлыкта һәм кыскача гына яздым. Авылда кемнәр барын әйтеп хат салыгыз, хушыгыз.

  20 июнь 1944 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яу кырыннан сәлам хаты