Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таузарда яшен сугып йорт-җирсез калганнар: «Бомба шартлаган сыман булды»

Розалия ханым үз көче белән генә янгынны сүндерә алмаслыгын аңлап, өйгә кереп йөгерә.

Күктә уйнаган яшен ташы җиргә томырылса бер миллион көчәнеш белән китереп суга. Әгәр дә берәр нәрсәгә ут каба икән, мизгел эчендә ялкын камап ала, берничек тә туктатып булмый, дип аңлата янгын сүндерүчеләр.

Таузар авылындагы йортына җәйгелеккә генә кайтып торучы Руслан Фәйзетдинов гаиләсенә килеп кагылган хәсрәт тә нәкь менә шушы тәгълиматның дәлиле. 31 июнь көнне иртәнге сәгать сигезләрдә дөньясы ярылгандай итеп, яшен нибары бер мәртәбә гөрселди. 8 минут эчендә агач йортлары кара көлгә әйләнә. 

Руслан хатыны Гөлназ белән ул йортны 7 ел элек сатып алган. Үзләре Казанда яши. Әниләре Розалия ханым җәйгелектә авылда тора, янына оныклары кайта. Тамырлары белән Таузарга бәйле нәсел дә түгел, биредә туганнары яшәгәнлектән генә, йорт сатып алу нияте белән Таузарга тукталалар. 

—Хатыным ике бала белән авылда иде, әни янында. Сеңлем дә, баласы авылда. Иртән уянып торып җитмәгән мәлләре. Яшен китереп суккач, бик нык курыкканнар. «Бомба шартлаган сыман булды, улым. Балалар түгел, минем йөрәк табан астына ук төшеп йөгерде», — ди әни. Ул инде, авылда берәр нәрсәне яшен сукмадымы икән дип верандага чыгып, тәрәзәдән карарга уйлаган. Ишекне дә ачкан, башта янган ис тойган, ул да түгел ялкыны да күтәрелгән. Әни сүндермәкче дә булып караган, кая инде... Верандада суыткыч тора иде. Өйдәгеләр бөтен көнкүреш техникасын уттан алып бетергәннәр, верандада бер шушы суыткыч кына эшләп калган. Яшен вакытында бөтен нәрсәне уттан алырга кирәк икән, менә шуны да ныгытып аңладык без, — дип сөйли Руслан.

Розалия ханым үз көче белән генә янгынны сүндерә алмаслыгын аңлап, өйгә кереп йөгерә. Ишектән чыгарлык булмый, берәм-берәм тәрәзәдән урамга сикерәләр. 

— Әнинең өйдә сумкасы белән бөтен документлары калган. Аны уйлап та җиткермәгәндер, балаларны коткарырга ашыккан. Ишегалдында машина тора иде, ачкычы Гөлназның кесәсендә булган — менә Аллаһның рәхмәте. Аны тиз генә кабызып урамга чыгарып куйганнар, балалар машинада утырышып торган. Бик курыкканнар инде. Әни бик борчыла. Аллаһы ярдәме белән, кечкенә генә йорт торгызырга исәп. Таузар авылын бик ошаттык, аны калдырып китәсебез килми. Табигате дә матур, халкы да ягымлы, — ди Руслан.

Үзе дә, хатыны да намазда икән. Шунлыктан банк реквизитларын куеп, ярдәм сораудан да баш тартты.

—Үзебезнең дә кара көнгә дип җыйган акчабыз бар иде. Дуслар, танышлар, туганнарыбыз да бик нык ярдәм иттеләр. Ярдәмнең дә артыгы кирәкмәс, булганы җитә, — диде ул. 

Аллаһы биргән сынау бу. Сабырлык белән кичсеннәр.

Гөлнур Шәрәфиева
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын таузар