Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тавы юк, ә тау шуганнар. Кайда дисезме? (+бик күп фото)

Аланда тау булмаса да «Тау шуу» бәйрәме бик күңелле булды.

Аның өчен авыл уртасында урнашкан елганың ярлары да җитә икән. Күңелең киң булсын да, шуарга чанаң булсын. Чаналар да табылды, ниндие генә әле. Авылның бөтен бала-чагасын сыйдырырлыгы. Балалар гына шуган икән димәгез, бер картлыкта, бер яшьлектә дип олы абыйлар шудылар. Ә абыйларның борынына әбиләр чиерттеләр. Менә ичмасам безнең әбиләр, булдырдылар. Алар шуган арада табада коймаклар чыжылтады, самаварлар гөжләде. Купаты, пылаулар да бик тәмле булып пештеләр. Җыр-моңга кушылып балаларның шат авазы авыл өстенә таралды.
Каникулның соңгы көннәрендә авыл халкына, бигрәк тә балалар өчен зур бәйрәм булып истә калырлык булды. Авыл халкын җыеп, күңелле бәйрәм оештырган авылдашларга зур рәхмәт. Киләчәктә дә шулай бердәм булыйк. Рафил Шәймөхәммәтов инициативасы белән оештырыоган бу бәйрәм дәвамлы булсын иде. 

Фәнилә Кәримова 
Алан башлангыч мәктәп-балалар бакчасы укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев