Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таяныч булырдай авылдашыбыз бар

Безнең хөрмәтле авылдашыбыз Алмаз Габдерәүф улы Хисаметдинов үзенең тырышлыгы белән зур гыйлемгә ия булды. Исеме дә җисеменә туры килеп тора. Ул хәзер Татарстаныбызда зур урында хезмәт куя. Без аның белән горурланабыз.

Башкарган эшенең нәтиҗәсе - әтисе Габдерәүф абый белән Наилә апа тәрбияседер, мөгаен. Эшли башлавына аз гына вакыт үтсә дә, байтак изгелекләр кылды.

Безнең өчен дә бик шатлыклы вакыйга булды. 30 елдан артык, шартлары бик әйбәт булмаган пунктларда эш алып бардык. Алмаз Хисаметдинов тырышлыгы белән авылыбызда ветеринария пунктын төзеште. Бу безнең һәм авыл халкы өчен бик зур могҗиза, көтелмәгән шатлыклы эш.
Гозерләре белән килгән авыл халкы зур рәхмәтле. Без дә бурычлы булып калмабыз, туган авылыбыз - Алан халкына хезмәт итәрбез. Иңнәрегездәге шәфкать фәрештәсе Сезне беркайчан да ташламасын, һаман шулай көчле рухлы, изге күңелле булып калыгыз.

Рәйсә ӘХМАДУЛЛИНА,
Алан ветеринария
пункты фельдшеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250