Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбәдән чана шуып, окоп ясый идек...

Кенәбашның бөтен баласы безнең янга җыелып, су башнясыннан аккан судан барлыкка килгән бозлавыкта шуып уйнап я булмаса тауга төшеп, салам тутырылган капчыклар белән тау шуа идек.

Без кечерәк чакта, бу инде 1993нче һәм аннан соңгы еллар, авыл урамнарында кыш көне кар киртәгә кадәр салып, авыл эчендә җәяүлеләр сукмагы гына кала иде. Кенәбашның бөтен баласы безнең янга җыелып, су башнясыннан аккан судан барлыкка килгән бозлавыкта шуып уйнап я булмаса тауга төшеп, салам тутырылган капчыклар белән тау шуа идек. Әй күңелле чаклар иде ул. Әле тагын лапас түбәсенә кадәр өелгән карга менеп тә ша идек, ничек шиферлары чыдаган диярсең?! Шулай ук окоп казып та мәш килә идек. Инде идек дияргә генә калды шул димәкче идем, Салавыч Сәрдегәнендә әле дә уйныйлар икән бит алай итеп. "Безнең кебек окоп ясап уйнаучы балалар бар икән әле. Ләкин соңгы елларда алай кар көртләре дә нишләптер зур булмый шул... Ул мәчет янындагы кар көртенең биеклегенә исең акылың китәр иде...
Әле моннан бер 13-15 еллар элек тә бик күңелле булган икән. Кыш җиттеме ул чана, чаңгы шуу дисеңме, безнең тавыштан читтән таулары яңгырап торыр иде. Әле малайлар елганын икенче ягына чыгып, ярга салган кар көртләрен ишеп йөриләр иде. Языгыз әле, кыш көннәрендә сез тагын нинди уеннар уйный идегез?", дип тә кызыксыналар әлеге авыл төркемендә https://vk.com/sardygan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев