Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төбәкара семинарда ни хакта сөйләштеләр? (+фото)

Методик семинарда Марий Эл республикасының Мари-Төрек районыннан, Киров өлкәенең Малмыж районыннан, Кукмара, Арча районыннан, Казан шәһәреннән, Удмуртия Республикасыннан вәкилләр катнашты.

Чепья урта мәктәбендә “Күп мәдәни яссылыкта гомуми белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кую шартларында туган телләрне укыту методикасы” темасына IV төбәкара семинар уздырылды. Методик семинарда Марий Эл республикасының Мари-Төрек районыннан, Киров өлкәенең Малмыж районыннан, Кукмара, Арча районыннан, Казан шәһәреннән, Удмуртия Республикасыннан вәкилләр катнашты.

Дәрәҗәле кунаклардан чарада Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты галимнәре Ахбарова Гөлшат Хуззат кызы, Тамара Осиповна Скиргайло, Һадиева Гөлнара Васыйл кызы, Удмуртия Республикасы Укытучыларның белемнәрен күтәрү институтыннан Клементьев Андрей Александрович, Киров өлкәсе Малмыж районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Остренко Валентина Викторовна, Малмыж районы методик кабинет җитәкчесе Татимова Надежда Ивановна, Мари-Турек районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Курбатова Ольга Алексеевна катнашты.

Мөгаллимнәр 4 секциягә бүленеп эшләде. Татар, рус, удмурт, мари теле һәм әдәбиятын укыту методикасына багышланган секция эшләрендә укытучылар дәрес фрагментлары карадылар, мастер-классларда туган телләрне өйрәткәндә кулланырга мөмкин булган яңа эш алымнары белән танышып, үзләре дә эшчәнлектә катнаштылар. Семинар ахырында исә һәр секциядә каралган мәсьәләләр түгәрәк өстәлгә чыгарылды.

Семинарда барлыгы 106 кеше катнашты, районның Чепья, Урта Көшкәт, Кече Лызи, Улисьял, Балтач, Түнтәр, Куныр, Нөнәгәр, Сосна, Кенә, Смәел, Сырья мәктәпләренең 24 укытучысы тарафыннан дәрес һәм мастер-класслар күрсәтелде, секцияләрнең программасына төбәкләрдән килгән укытучыларның да чыгышлары кертелде. Кунаклар Чепья урта мәктәбенең милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлеге, районның Чепья,Улисьял мәктәпләре колективы көче белән әзерләнгән күргәзмә белән дә таныштылар.

Фидания Сабирова,
мәгариф идарәсе методисты.

Фото: Наталья Жукова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: удмурт теле