Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәбрикләү сүзе

1 Май  –  Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан район башлыгы Рамил  Нотфуллин  халкыбызга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте...

1 Май  –  Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан район башлыгы Рамил  Нотфуллин  халкыбызга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

"Хөрмәтле балтачлылар! Сезне чын күңелемнән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм. 1 Май бүген илебездә төрле милләт, дин һәм сәяси карашлар белән яшәүче күпмилләтле халкыбызның үзара аңлашу, тынычлык, татулык, язгы яңарыш бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Хезмәт сөючән Балтач  халкы бу бәйрәмне күтәренке кәеф белән каршылый. Районыбызда тырыш кешеләр яши һәм хезмәт белән бергә   төп максатыбыз – социаль тотрыклылыкны,  милләтара татулыкны тәэмин итү, халыкның көнкүрешен, тормыш сыйфатын тагын да яхшырту. Бүген төрле тармакларда эшләүче, районның күркәм яшәеше өчен лаеклы өлеш керткән  барлык хезмәтчәннәргә дә рәхмәтемне җиткерәм. Олыга да, кечегә дә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек, киләчәк көннәргә ышаныч телим. Илебездә бердәмлек ныгысын, тынычлык хакимлек итсен, хезмәттәге яңа уңышлар нәтиҗәсендә туган илебез чәчәк атсын! Бәйрәм белән!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау