Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Тел яшәсә – милләт яшәр»

Карадуганның «Ак каен» балалар бакчасында республика семинары узды

«Бакча» сүзе белән янәшә һәрчак «үсү» сүзе килә: гөлләр бакчасы – анда күз явын алырлык хуш исле гөлләр, җимеш бакчасында телеңне йотарлык татлы җимешләр үсә.

Балалар бакчасында милләтнең, илнең һәм безнең дә киләчәгебез үсә. Чөнки өлкәннәрнең картлыгы яшь буынның аларга мөнәсәбәтенә, игътибарына бәйле.

Карадуган «Ак каен» балалар бакчасына «Туган телдә белем һәм тәрбия бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру ысуллары» дип аталган мәктәпкәчә тәрбия оешмаларының өлкән тәрбиячеләре өчен республикакүләм семинарга чакыру алгач, берсүзсез риза булдым. Бирегә мине милләтебезнең, тормыш - яшәешебезнең киләчәге кем кулында? дигән кызыксыну китерде. Чөнки тәрбия иң элек гаиләдән, аннан балалар бакчасыннан башлана. «Уйный - уйный өйрәнәбез» проекты нигезендә нәшер ителгән эш дәфтәрләренең презентациясе дә буласы. Үзем дә дәреслекләр, дәфтәрләр чыгарган автор буларак китап-дәфтәр дигәндә битараф кала алмыйм.

Ак каеннар уртасында балкып утырган «Ак каен» балалар бакчасы төзеклеге, зәвыклы бизәлеше белән тау башында балкып, авылга ямь биреп тора.

Кунаклар килә дә башлаган. Мин Казан кунаклары белән бергә килеп кердем. Шунда ук балалар шагыйрәсе, күптәнге танышым Йолдыз Шәрәпованы күреп алдым. Аның бертөркем язучылар белән Шубан төп мәктәбенә дә килгәне бар. Бик күңелле, истәлекле очрашу булган иде.

Кунакларны тәрбияче ярдәмчесе вазыйфасын башкаручы Әнисә Шамил кызы теккән милли кием – калфаклардан ачык йөзле тәрбиячеләр каршы алды. Күңелләрне айкап курай тавышы ишетелә. Шулай оста итеп Гөлкәй апалары уйный икән. Кунаклар залга уза. Нәниләр «Әссәләмүгаләйкүм» дип исәнләшә, шул исемдәге җыр белән төрле музыка коралларында уйнап-җырлап сәламлиләр.

Чараны сәләтле яшь тәрбияче Илүзә Хәсәнова алып бара. Күлмәге белән калфагы үзенә шулкадәр килешеп тора, нәкъ морза кызлары инде! Җыр - биюгә махсус музыка белгече Илһамия апалары өйрәтә. Балаларның сөйләшүләре сәнгатьле, чиста. Араларында «Татар кызы», «Татар малае» бәйгеләре җиңүчеләре дә бар. Мәртәбәле кунаклар да шактый: ТР Дәүләт Советы депутаты , «Бала-Сити» генераль директоры ярдәмчесе Алия Илфаровна, Татарстан китап нәшриятыннан  Айсылу Галиәхмәтова,  Кафия Закирова – балалар бакчалары өчен методик әсбаплар авторы, фәнни җитәкче, ТР Атказанган укытучысы, Бөтендөнья татар конгрессының Балтач бүлекчәсе җитәкчесе, «Хезмәт» газетасы редакторы Вакыйф Зәкиев, Балтач районы мәгариф идарәсе мәктәпкәчә тәрбия бүлеге методисты Гөлнара Нотфуллина һәм республика районнарының тәрбиячеләре.

Бакчада 74 бала 4 төркемдә шөгыльләнә. Алар татар, рус, инглиз телләрен өйрәнәләр.

Иң кызыгы балаларны шөгыль вакытында күзәтү. Нәниләр төркемендә балалар Алинә апалары белән хайваннар һәм кош – кортларның тавышларын таныдылар, аннан «Автобуска утырып» аларны эзли киттеләр. Сыерны эзләп-эзләп тә таба алмагач, нәниләрнең берсе: «Ул өенә кайтып киткән»- дип тапкырлыгын күрсәтте. Аннан нәниләр эш дәфтәрләрендә ак салфеткадан «сарыкка йон үстерделәр». Сарык йоныннан бәйләгән оекбаш өстеннән апалары үргән чабаталар киеп куйган сабыйлар кунаклар белән «чабата»ны биеделәр.

Уртанчылар төркеме балалары  «Кызыклы математика» шөгылендә моңсу күзле, түбәтәйле аюга җил җимергән өен тәрбияче апалары Раушания Фаил кызы белән төзергә ярдәм иттеләр, геометрик фигураларны «өй итеп җыйдылар».

Өлкәннәр төркеме Илүзә һәм Дилә апалары белән һөнәрләр иленә сәяхәт итте, Лилия һәм Гөлнур апалары белән татар халкының борынгы һөнәрләре белән танышты.

Логокеләмнең  тел үсеше өчен никадәр файдалы икәнен Эльмира  Габделшәкүр кызы белән  Зилә Әнәс кызы аңлатты.

«Ак каен» балалар бакчасының горурлыгы – ул «Балачак иле» музее. Хәзер музейлар белән гаҗәпләндереп тә булмыйдыр. Тик «Балачак иле» Балтач районында гына түгел, республикада бердәнбер. Һәр экспонатның тарихы бар. Менә бу бишектә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып эшләгән, хәзерге вакытта милли татар телебезне саклау өчен бар көчен куючы Марат Әхмәтовны тирбәткәннәр, бу куышта районыбызның баш урманчысы Марсель Низамиев уйнап утырган, гасырдан артык тарихы булган  калфак балалар бакчасына нигез салган көннән 33 ел аны җитәкләгән Зөлфирә Камалованың әбисеннән алтынчы буын оныгына килеп җиткән. Менә бу чыршы уенчыгын бакчаның бүгенге мөдире Зөһрә Фәрит кызына мәрхүм әтисе ерак командировкадан алып кайткан. Күп инде андый истәлекләр. Музей үзе тулы бер язмага лаек. Биредә без үзебез йоклаган бишекне, әтиләр  ясап биргән агач машинаны, чүпрәктән теккән курчакларны искә төшерәбез...Тәрбиячеләр ерак балачакта калган мәрҗәннәрне бөртекләп җыйганнар.

Семинар кунаклары «Уйный-уйный өйрәнәбез» эш дәфтәрләренең тәрбиячеләр, әти-әниләр, сабыйлар өчен гаять уңайлы кулланмалар булуын күрсәтеп, авторларга рәхмәт белдерде. Әти -әниләр дә теләп куллана икән ул дәфтәрләрне. Һәр балага җитәрлек итеп алганнар.

Шунысы да куанычлы, эш дәфтәрләрен апробацияләүдә катнашкан тәрбиячеләрнең күбесе Балтач кызлары икән. Блтач ягы – ак як, мәгърифәтле, әхлаклы, һөнәрле як шул.

Киңәшмәдә чыгыш ясап Гөлнара Фирдәүс кызы: «Карадуган билингваль  балалар бакчасы тәрбиячеләренә рәхмәт –  алар пластилиннан бала, шәхес ясап чыгаралар. Тәрбияче сүзе – балага закон! Шуңа ул һәръяктан  үрнәк булырга тиеш. «Ак каен» тәрбиячеләре нәкъ шундый!» – диде.

Алай гына да түгел, коллектив җәен хуҗалыкның ындыр табагында, иртә яздан кара көзгәчә бакчада эшлиләр, уку елы башлангач Арча, Казан педагогик көллияте талибәләрен бала тәрбияләү серләренә, һөнәри осталыкка да өйрәтәләр. Коллективта һәр хезмәткәр үз эшенә җаваплы карый. Тәрбияче ярдәмчеләре булган Лилия Тәбрис кызы, Асия Васил кызы, Гүзәлия Рашит кызы тәрбиячеләр белән берлектә балаларны чисталыкка өйрәтсәләр, шәфкать туташы Алисә апалары балаларның сәламәтлеген кайгыртучы. Хуҗалык эшләре мөдире Нурия апалары кайтарткан сыйфатлы ашамлыклардан пешекчеләр Рәүфә һәм Роза апалары тәмле ризыклар әзерләп, балаларны көн саен җылы ашау белән сыйлыйлар. Алсу апалары һәм Илнур абыйлары бакчаның чисталыгын һәм иминлеген тәэмин итүчеләр.

«Ит сөяксез булмас» – ди халык. Тәрбиячеләр үзләрен борчыган сорауларын да уртага салып сөйләштеләр: «Балалар өчен җырлар җитми. Визиткалар юк. Милли рухлы шушындый семинарларны ешрак үткәрергә, проблемаларны уртага салып сөйләшеп хәл итәргә кирәк» – диләр алар. Биредә җыелган тәрбиячеләр һөнәрләренә чын-чынлап гашыйк. «Өйгә кайткач ирләребез, гаиләбез белән дә гел балалар бакчасы, борчу – мәшәкатьләр, куаныч – шатлыклар турында сөйләшәбез» – диләр.

Татарстан китап нәшриятында балалар өчен матур рәсемле китаплар чыга. Кнопкалы, аудио, төрле җәнлек, кош – корт, машина рәвешендәге катыргы китаплар, энциклопедияләр нәшер ителә. Йолдыз Шәрәпова да үзенең китапларын алып килгән иде. «Тәмле сүзләр» дигән аудиокитаптагы шигырьләрне шагыйрәнең улы Сәйдәш сөйли икән. «Тәмле сүзләр» китабына татарның иң тәмле сүзләре тупланган. Хәер, татарда орышу сүзләре юк. (Мине мәрхүмә әнием «рәхмәт төшкере!» – дип орыша иде). Обойга сызган баланы орышырга түгел, кулына карандаш бәлән кәгазь тоттырырга кирәк.

2016 елдан татар телен өйрәнү буенча база булып торган, ике елдан ике елга  Бөтендөнья Татар конгрессы күчмә утырышын кабул итүче әлеге балалар бакчасының, нинди генә дәрәҗәле кунаклар килсә дә, тәҗрибә алырлык күркәм эшләре күп.

... «Ак каен»да татарның йөзек кашы булып балкырлык яшьләр үсеп килә. «И туган тел, и матур тел, әткәм – әнкәмнең теле»... дип җырлый алар.

Әминә Мөхәммәтҗанова. Югары Шубан авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев