Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Теләковларның уллары Раил армиягә китте

Тыныч үтсен солдат хезмәтең

Нөнәгәр җирлегендә гомер итүче күпбалалы Зөлфидә һәм Равил Тляковлар йортында солдат егетне армиягә озату мәҗлесе булды, милли һәм дә гаилә традицияләрен үтәп яшәүче гаиләдә тәрбияләнгән Раил Ватан алдындагы бурычын үтәү өчен ил сагына китте.

 

Зөлфидә апа улын армиягә озатуны кыз баланы кияүгә озату белән тиң күрә, үзәге өзгәләнә, улын сагына. Еллар тыныч булмагач, ана йөрәге нык борчыла. Үзенең контакт битенә Рәзинә Гыйльфанованың шигырен дә урнаштырган.

 

Солдат улыма.
Улым минем — йөрәк җимешем,
Горурлыгым минем, бәхетем.
Бүгенгә син бездән еракта,
Сагынабыз, балам бәгырем.
Ир-егетнең бурычы — илне саклау
Качып калыйм аннан димәдең,
Авырмыйча, җиңеллекләр белән
Тыныч үтсен солдат хезмәтең.
Без һәрвакыт синең белән, улым,
Күңелләрдә чиксез горурлык.
Илгә нинди егет үстергәнмен
Авырлыклар га каршы торырлык.
Балакаем, еллар имин булсын
Күрешүне көтә күңелләр
Кайтыр вакытын да килеп җитәр,
Сөенечле узсын бу көннәр.
 

Армиягә баручы Раил кебек курку белмәс райондаш батыр егетләр белән горурланырга кирәк. Рәхмәт Теляковлар кебек гаиләләргә, чын мәгънәсендә лачындай егетләр үстергәннәр, бөркетләр кыяга оялаган кебек, Раил дә һәм башка егетләр дә уңышлы гына хезмәт итеп, ил-көннәргә тынычлык иңдереп, исән-сау туган якларына, әти-әниләре, якыннары янәшәсенә әйләнеп кайтсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдат