Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Телефон тирәсендә кайнашкан балаларга игътибар итү кирәк

Беркөнне бер танышым белән элемтәгә кергән идем, сөйләшүенең рәте-чираты булмады. Бик дулкынланган, ни булды, кызасың ахры, дип телефонны куймакчы идем, кызмассың монда, дип сөйләп китте.

Ничек күреп, ишетеп калдым, ике малай (берсе үзенеке) телефоннан тегендә-монда бомба куелган дип шалтыратып уйнамакчы булалар, телефонны чыбыгыннан ук тартып өздем, булыр аннан соң, ни буласын үзең дә яхшы беләсең... төрмәгә дә утыртулары бар... һаман тынычлана алмыйм... кирәкләрен бирдем...тамашаларын ясадым...нишләтергә бу балаларны, ә?

Дөрес әйтә ул, терроризм акты турында ялган хәбәр өчен биш елга ирегеңнән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр әле.

Телефон терроризмы турында еш сөйлиләр шул. Массакүләм мәгълүмат чаралары аша анда бомба куелган, монда шартлатырга җыенганнар, кешеләрне эвакуацияләргә, ялган хәбәр бирүчене тиз арада эзләргә туры килгән, дигән хәбәрләр еш ишетелә. Нәтиҗәдә, йөзәрләгән-меңәрләгән кешенең тормыш ритмы бозыла, эмоциональ киеренкелек туа. Хокук саклау органнарының күпме вакыты уза, чыгымнар исраф ителә.

РФ Җинаятьләр Кодексының 207 маддәсе нигезендә, мондый ялган гамәл кылучыларга карата 200 мең сумга кадәр штраф каралган, мәҗбүри эш тә бирергә мөмкиннәр, өч елга кадәр ирегеңнән дә мәхрүм ителәсең. Балалар шаярса, алар өчен, әлбәттә инде, әти-әниләр җаваплы.

Районның һәр гражданы бу мәсьәләгә бик җитди карасын иде. Уеннан гомер буе үкенерлек уймак чыгуы ихтимал. Бәйрәм каникулларында әти-әниләр балаларына вәгазь укып, аеруча шук улларын гел контрольләп торса да, зыянга булмас. Бала каяндыр бу хакта ишетеп-белер, яисә берәр иптәшеме ыскытыр, сабыйлыгы белән нишләгәнен дә аңламый калыр.

Үзебезгә дә як-ягыбызга һәрчак игътибарлы булу сорала, берәр җирдә шикле әйбер күрсәгез, инде хәбәр иткәнчә, 112, 02, 052 номерларын җыеп, табылдык турында җиткерергә кирәк.
Израильдә, мәсәлән, көн дә вак террор очраклары булып тора, ди, аның безгә зур вакыйгалары гына мәгълүм икән, шуңа да андагы халык өй яннарына берәр шикле машина килеп туктаса да, шундук полициягә мөрәҗәгать итә. Үз диненнән кала башка дингә, милләткә нәфрәт белдерүчеләр булса, андыйлар турында да хәбәр бирергә кирәк, дип белдерә хокук саклаучылар, чөнки андый күралмаучанлык терроризм-экстремизм актларына этәрергә бик мөмкин икән.
Фото: ntv.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250