Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Телеңне тыя беләсеңме?

Дөнья булгач, гаиләдә табак-савыт шалтырамый тормый, төрле хәлләр килеп чыга. Сүзгә сүз ялганып, тәмам ызгышу чигенә барып җитүдән саклану өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Яраткан кешегезгә каршы көрәшмәгез. Ирегезне җиңәр өчен аны гел кимсетеп, түбәнсетеп торсагыз, үзегезне өстенрәк куярга тырышсагыз, мөнәсәбәтләрегез беркайчан да яхшыга китермәячәк. Әгәр гаиләдә тынычлык юк икән, димәк, ике якта да гаеп барлыгын истән чыгармагыз.

Сөйләшү рәвешенә игътибар итегез. Нинди генә хәл килеп чыкса да, бер-берегезгә ышанычны югалту турында сүз алып бармагыз. Югыйсә, сөйләшү һаман да шул кимчелекләрне төртеп күрсәтүгә кайтып калачак. Үпкәләгәнсез икән, күбрәк үз кичерешләрегез, уй-фикерләрегез турында җиткерегез.

Тыңларга өйрәнегез. Бер генә мәртәбә булса да ирегезне бүлдермичә, ахырына кадәр тыңлап бетерегез. Сез сөеклегезне ишетергә әзерме? Бу сабырлык таләп итә, әлбәттә. Әйткәләшергә түгел, ә бер-берегезне аңларга өйрәнегез.

Ач карынга сөйләшмиләр. Белгечләр әйтүенчә, сөйләшүнең вакытын да дөрес сайларга кирәк. Ирегез эштән кайтып керүгә, арыган чакта, ач карынга башланган әңгәмә яхшы тәмамланмаячак. Кичке ашны ашаганнан соң, йокы алдыннан, яки иртән иртүк сөйләшү хәерлерәк. Статистика мәгълүматларына караганда, ир белән хатын арасындагы низагларның күбесе кич эштән кайткач килеп чыга. Гаҗәп тә түгел! Ачның ачуы яман, диләр.

Урынын белеп сөйләшегез. Кунакта яисә урамда пыр тузып мөнәсәбәтләрне ачыклап маташуның бер тиенлек тә файдасы юк. Ә бит шул чакта да бер-береңә рәнҗүле сүзләр әйтелүе бик ихтимал. Җитмәсә, чит кеше алдында. Чүпне өйдән чыгарма, диләрме әле? Өйдәге проблемаларны фәкать икәүдән-икәү калып кына хәл итәргә кирәк«, — дип яза «Саулык. Татар халык медицинасы».

        Чыганак

Автор:Фануз Хабибуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмгыять