Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үтелгән чакрымнар рәхмәткә төрелгән (+фото)

Исән генә йөр берүк, дип көн дә ирен иртән эшкә озатучы Фәридә ханым Робертының эштән кайтканын да дүрт күз белән көтеп ала.

Хәер, Фәридә ханым гына түгел, Роберт Фролов эшләгән “Норма- Кече Лызи” маршрутында йөрүче һәрбер пассажир да шул теләктә. 

Роберт инде ничә дистә еллар руль артында. Шул еллар эчендә ничәмә чакрым юллар үтелгән, күпме пассажирлар йөртелгән. Исәбенә чыгармын димә. 


Роберт Василий улы Фролов 10 балалы гаиләдә төпчеге булып дөньяга аваз сала. Бик күп авыл малайлары кебек үк ул да кечкенәдән техника белән “җенләнә”. Буш вакыты булдымы “корыч ат”лар тирәсендә чуала. Сүтә, җыя, һәр детальнең эшләү принцыбына төшенә. Армия сафларында булып кайтканнан соң, туган колхозында эшли, тракторын да иярли, терлекчелектә дә хезмәт куя, җитәкчелекне дә йөртә. 
Балтач бистәсендә “Норма-Кече Лызи”маршруты ачылып, биредә Мәлик Нәҗиповның эшли башлаган елларны олы буын яхшы хәтерлидер. Үзе биш еллап эшләгәннән соң Мәлик абый кара-каршы эшләргә үзе кебек ипле, сабыр холыклы авылдашы Робертны кодалый. Инде ул вакыттан бик күп еллар узган, әмма Роберт әле дә “Норма-Кече Лызи” маршрутының алыштыргысыз шоферы. Бу зур җаваплылык та, төгәллек тә таләп итә торган хезмәт. Дистәләгән кеше сәламәтлеге, гомере бит синең кулларда. Ә йөзеннән, сүз сөрешеннән үк сабырлык, итагатьлелек бөркелеп торган Робертның автобусына һич икеләнүләрсез утырасың.  
Вакытлыча ялларга киткән чакта да пассажирларның “Берүк Роберт үзе генә эшли күрсен”, дигәннәрен еш ишетергә туры килә. Әлеге ихлас теләкләр, чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләре исә үтелгән чакрымнарга иң олы бәя, минемчә. 
Хезмәте ничек матур булса, гаилә тормышы да шундый ук күркәм аның, күзләр генә тимәсен. Бер мәктәптә бары бер ел аерма белән генә белем алган Роберт белән Фәридә арасында Таһир-Зөһрә мәхәббәте мәктәп елларыннан ук башлана. Әлеге хисләрнең матур дәвамы булып яшь гаилә барлыкка килә, бер-бер артлы Азат, Гөлчәчәк, Илназ, Миләүшә туа. Бүген инде Азат белән Гөлчәчәк үзләре тормыш корган, әби белән бабайны оныклар белән сөендергәннәр. Илназ исә Балтачта эшли, төпчекләре Миләүшә җиденчедә укый. Бик бәхетле чаклары Фроловларның. 
Кем белән генә аралашсаң да, Роберт әфәнденең тәртипле, кешелекле булуы турында әйтә. 
– Роберт бик ипле, тыныч холыклы, үтә дә җаваплы кеше. Хәер, башкача була да алмый торгандыр ул. Ничәме-ничә кеше сиңа ышанып маршрутка утырган икән, аларның һәрберсе өчен син тигез дәрәҗәдә җаваплы, – ди элеккеге автовокзал мөдире Мөнир Сабиров. 
“Норма-Кече Лызи” маршруты ул исәптән бик бәхетле дияр идем. Элегрәк елларда эшләгән Мәлик Нәҗипов, Хәлил Газизуллин, бертуган Зәкәрия һәм Фәһим Габидуллиннар да итагатьле булулары белән халык арасында хөрмәт казанган кешеләр. Бүгенге көндә маршрут шәхси кулларга күчеп, әлеге шоферлар башка оешмаларда хезмәт куйсалар да, алар әлеге хезмәт урыннарында да бик мактаулылар. 
Мактаулы шоферлар белән бергә, кондуктор булып эшләгән Зәлидә Әхмәтҗанова, Мәдинә Галимҗанова хакында да бары мактау сүзләре генә әйтеп була. Роберт Фролов белән бүгенге көндә бергә эшләүче кондуктор Илһамия Газизуллинаны да халык якты йөзле, тәмле телле булганы өчен бик хөрмәт итә. 
 

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шофер