Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Теплица, капка-койма ясатырга Рамил Шәйхиевка бар!

Рамилнең эшләнмәләре икенче төрле матур да, нәзәкатьле дә килеп чыга

Чепья авылында, хезмәт белән көн күрүче Сәвия һәм Райфат Шәйхиевлар гаиләсендә туып-үскән Рамилнең бүгенге көндә үз эшен киң җәелдереп җибәрә алуының сере нидә? Тырышлыктамы, үҗәтлектәме, әллә инде үз-үзенә бик каты ышануындамы?

Мәктәп елларыннан ук бик актив булган Рамил гарәп хәрефләре өйрәнеп, инде шул вакыттан ук иман юлына баса. 10 сыйныфтан ул Казанга китеп, әлеге юнәлештә мәдрәсәдә белем ала, аннан соң армия сафларына барып, Ватан алдындагы бурычын үти.

– Армиядә үз-үзеңне, эшли белүеңне, хезмәт сөюеңне күрсәтергә кирәк, шул вакытта сиңа бернинди авырлыклар да янамый. Намаз укырга да бернинди киртәләр булмады, шөкер. Мин армиядә хезмәт итүемнең беренче көненнән үк агач, такта эшләрен башкара белүемне, болгарка белән уртак телдә булуымны күрсәттем. Анда эретеп ябыштыру эшләрен оста башкаручылар бар иде, ә мин болгарка белән аларга тимерләр кисеп биреп тордым. Менә шулай үзлегемнән эретеп ябыштыру эшенә дә өйрәнеп киттем һәм миндә тимер эшенә мәхәббәт уянды.

Армиядән кайтуга яшь егеткә бик җаваплы эш тапшыралар, авыл мәчете имамы итеп сайлап куялар үзен. Ул бүгенгәчә әлеге хезмәтне намус белән башкарып килә. Тормыш иптәше Алисә белән Әминә, Әхмәт, Әлфинәгә төпле тәрбия биреп, гаилә тормышында да үрнәк ир ул. Гаилә, иман йорты, эшмәкәрлек... һәрберсе дә вакыт сорый торган җаваплы эшләр, шуңа да карамастан, Рамил әле яраткан уены хоккейга да вакыт таба. Телевизор экраннарыннан гына карап калмыйча, район данын яклап республикада чыгыш ясаган алар командасы 2016, 2017 елларда чемпионнар да булып танылганнар. Бу кадәрле эшкә күпме көч тә, теләк тә, вакыт та кирәк бит, ә ул таба һәм шуннан тәм ала.

Биш вакыт намазын укып, һәрчак Аллаһы Тәгаләгә таянган Рамил армиядән кайтуга шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, үз эшен ачып җибәрә. Ни гаҗәп, моңарчы бер дә алынып, эшләп тә карамаган теплица кәсебен үзләштерә ул.

– Шәхси эшмәкәр булып теркәлүгә рекламалар биреп, үземә клиентлар эзли башладым һәм әлеге эш үзен озак көттермәде. Базардан барып сварка, электрод һәм башка кирәк-яракларны алып кайттым да, беренче генә чирканчыгым булса да, куркып тормадым, тәвәккәлләп тотындым. Кемдер эшли белгән эшне ни өчен мин эшли белмәскә тиеш соң әле? – ди Рамил.

Беренче заказдан соң инде 7 елдан артык вакыт узган, Рамил заказлары белән бергә үзе дә остарып, эшләренә бик таләпчән карый башлаган. Кешенекен кабатлап ясарга яратмый ул, үзенчәлекле булып, аерылып торуын тели һәм киләчәктә дә клиентлары белән элемтәне өзми.

Моңарчы Рамилнең төп клиентлары Казан тирәсеннән булса, бүгенге көндә ул районыбызда да төпләп эш башлау белән шөгыльләнә. Балтач бистәсе Ленин урамы 136а йорт адресы буенча урнашкан офисларында халык иң беренче чиратта шәхси эшмәкәр Рамил Шәйхиев һәм аның командасының эшләре белән танышып, үзләре дә заказ калдыра алачак. Әлеге шәхси эшмәкәрнең өстенлеге нәрсәдә соң диярсез? Рамил бары тик тимерләрне мичтә җылытып кына эшли, ягъни горячая ковка белән.

– Районда алай итеп эшләүчеләр башка юк. Чөнки вакытны күп сорый дип, мондый алым белән эшләргә бик тырышмыйлар, – ди Рамил. Шуңа да аның эшләнмәләре икенче төрле матур да, нәзәкатьле дә була. Башкара торган эш төрләренә килсәк, кайда тимер бар, мин шунда, дип әйтергә ярата эшмәкәр. Аның өчен бу юнәлештә чикләр юк сыман... Бизәкләр кисү дә, капка-койма, теплица, машина навеслары, ангарлар, гараж, будка һәм башкаларны ясау да авырлык тудырмый аңа, бары тик һәрбер эше үзенә генә ошасын. – Үземә ошамаган эшне мин клиентларыма да тәкъдим итмим, шомартканчы яңадан эшлим, – ди Рамил. Ә менә конкурентларга исе китми аның, һәрбер эшмәкәрнең үз ризыгы бар. Үзеңне күрсәтә белергә, үз дизайның һәм үзенчәлекләрең белән таныштырырга һәм беркайчан да клиентка акча чыганагы итеп карамаска кирәк. Заказларың аша эшеңә бәя бирәләр һәм бу иң шәп реклама, – ди шәхси эшмәкәр.

Кеше белән аралашудан да күп әйбер торганын аңлый Рамил, шуңа да телефоннан заказлар кабул иткәндә дә, бәясен генә әйтеп калмыйча, ә клиентның нәрсә теләвен аңлап бетереп, аның белән очрашып, берничә төрле эш үрнәкләре тәкъдим итеп, эш беткәч һәрбер әйбер буенча киңәшләрен биреп, аннан соң да сакланышы буенча кызыксынып тора. Әгәр дә социаль челтәрләрдән Рамил Шәйхиевның эшләрен табарга телисез икән, “Теплицы Татарстана” дип сез теплицалар белән, ә “ТатарТимерче” дип язып башка эшләре белән якыннан таныша аласыз. Телефон номерлары: 2524030.

Карлар бетеп, җирләр ачыла башлауга һәрберебез бакчага ашыга. Ә инде узган елгы кебек җәй килсә, тагын уңышсыз калмыйм, дип борчылырга ашыкмыйча, вакытында Рамил Шәйхиевка шалтыратып, теплицага заказ бирегез. Сыйфатлы теплица белән уңышыгыз да шәп булыр, салкын җәй дә куркытмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев