Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Терентьевлар 2020 елның тарих битләренә язылды 

Быелның 5 гыйнваренда район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә тәүге бала дөньяга аваз салды.

Пор-Көтәш авылында яшәүче Анастасия белән Александр Терентьевлар әнә шулай итеп икенче мәртәбә бәхет хисләре кичерделәр. Хәзер аларның гаиләсендә уллары Кириллдан кала Алена исемле кыз да туды. 
Бала тудыру бүлегеннән кайту (9 гыйнвар ) гаять тә тантаналы шартларда башкарылды. Әни кеше якыннарыннан чәчәк бәйләмнәре кабул иткәндә, әти кеше сабыен үбеп туялмады. Нинди дулкынландыргыч минутлар иде бу! Әлеге шатлыклы вакыйга белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина килгән иде. Алар барысы да бәхетле парларны икенче балалары туу белән тәбрик иттеләр, чәчәкләр бирделәр, яңа туган сабыйга кирәкле әйберләр тутырылган тартма бүләк иттеләр.Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Даүлиев яшьләрне котлап, ТАССРның 100 елллыгына багышланган медаль тапшырды. Әлеге тантанага инде бер атна вакыт үтте, ике бала әнисе бүгенге көннәре ничек узуы хакында безнең белән дә уртаклашты. 

Менә бер атна инде Алена өйдә 
– Ничек яшибезме?! Имчәк балалары булган башка әниләр кебектер инде, – дип елмая Анастасия. – Улым балалар бакчасында әйткәнчә: Алена йоклый да, елый да, көлә дә. 
Анастасия әйтүенчә, Кирилл сеңлесе туганга бик куанган. Чөнки дусларының барысының да диярлек энеләре, сеңелләре булган. Ә хәзер менә аның да сеңлесе туды : яклый алырлык кешесе бар. 

Алена 5 гыйнвар көнне, 9 сәгать 40 минутта дөньяга килде. Авырлыгы 3 килогармм, буе 51 сантиметр иде. Кызның әнисе әйтүенчә, бала табуы кыен да булмаган, озакка да сузылмаган. Малай туар дип көткән идем ди Анастасия чын күңелдән, – хатын-кыз сизгерлеге бу юлы сынаткан. Аның каравы ир дигәнең бөтен кешедән дә бәхетлерәк булгандыр, чөнки ул бик тә кыз бала теләгән. 

Ишле һәм тату гаилә 
Декрет ялына киткәнче Анастасия Урта Көшкәт урта мәктәбендә пешекче булып эшли. Ире үзмәшгуль кеше, Балтачтагы автосервиста хезмәт куя. 
Саша белән Настя бер-берсен балачатан ук беләләр. Күрше авылларда гына яшиләр – Саша Урта Көшкәттә, Настя Пор-Көтәшттә гомер кичерә, шуңа күрә күптәнге дуслар. Барысы да билгеле бер тәртип белән бара: дуслык, мәхәббәт, армия елллары. Ә инде 2012 елда яшьләр туй гөрләтәләр. 2015 елда тәүге балалары туа, шушы көннәрдә Кириллга да 5 яшь була. Бүгенге көндә Терентьевлар Пор-Көтәштә зур бер гаилә булып гомер кичерә. Алена тугач гаиләдә җәмгысе алтау булдылар. Яшь парлар һәм аларның ул-кызлары Кирилл белән Алена янәшәсендә әти-әниләре Мария белән Вячеслав та яши. “Хәзер бөтенесе дә парлы-парлы”, ди бәхетле Анастасия. 

Наталья Жукова язмасы, 
Зөлфия Шакирова тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев