Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Террорчылыкка каршы

Балигъ булмаган балаларга аеручы игътибарлы булу сорала.

21 декабрь көнне Балтач районында террорга каршы комиссия җитәкчесе, район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә утырыш узды. Утырышта 86 кеше катнашты. 

Киңәшләшү барышында террорчылыкка каршы чаралар турында ныклап сөйләшенде, урыннарда аңлату-пропаганда эшләре алып барырга кушылды. 

Шөкер, безнең районыбызда андый күңелсез хәлләр булганы юк. Әмма бу тынычланырга ярый дигән сүз түгел, нинди генә очракта та бакча яшендәге баладан алып, өлкән буынга кадәр уяу булырга кирәк. 

Урамнарда, җәмәгать урыннарында шикле кешеләр, шикле машиналар, шикле әйберләр күренсә, тиз арада хокук саклау органнарының ышаныч телефоннарына һәм ашыгыч хезмәтләргә шалтыратырга кирәк. Балигъ булмаган балаларга аеручы игътибарлы булу сорала. Утырышта бу хакта ныклап әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Террорга каршы