Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Терроризм һәм экстремизмны кисәтү буенча кабул ителгән программаны Балтачта үтиләрме? (+фото)

Бу сәгатьләрдә район Советының утырышлар залында район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә Балтач муниципаль районының террорга каршы комиссия утырышы бара.

Комиссия утырышында комиссия әгъзаләре; Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт департаментының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлегенең  баш киңәшчесе Нурислам Гыйльметдинов; район прокуроры Айрат Низамиев;; район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарлары, бүлек мөдирләре; авыл җирлеге башлыклары; районның «Кайтаваз» радиосы һәм «Хезмәт» район газетасыннан журналистлар катнаша.

Көн темасында терроризм һәм экстремизмны кисәтү  буенча кабул ителгән программаның үтәлеше, бистә иминлеге, бердәм дәүләт имтиханнары һәм каникуллар чорында иминлек, Сабантуй бәйрәмен оештыру, футбол буенча дөнья чемпионаты чорында райондагы иминлек мәсьәләләре карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев