Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тетрәндерерлек хәл! Ярышта ат ни өчен кирегә чапты?

Арча сабантуе ат ярышында ипподром юлыннан җайдагын ташлап, кырыйга  чабучы атлар булды. Хәтта ат өстеннән очып төшкән бер җайдакка «Ашыгыч ярдәм» машинасы килде.

Искә төшерик: атлар дүрт төркемдә ярышты. 2 яшьлекләр, эш атлары, ярым чиста һәм чиста токымлы атлар. Икенче төркемдә эш атлары старт алгач, арадан берсе төркемнән аерылып, өстендә җайдагы күренмәде,  кире якка чаба башлады. Халык «ах!» итте. 

Ярышларны алып баручы Айрат Сафин «Северный» хуҗалыгыннан «Зайка» кушаматлы ат дип игълан итте. Бу хәлне атлар ярышы шунда ук оныттырды.  Ярышлар тәмамланып, кайту ягына борылгач, юл уңаенда тайлы атка күзем төште. Нинди матурлар! Яннарына туктап, фотога төшереп алдым үзләрен. Атны тотып торган егетләр белән сөйләштем. «Северный» хуҗалыгыннан, Шушмабаштан», — дип таныштырды алар үзләре белән. Мәкаләне язганда чабышкы атларның кайдан килгәне, хуҗалары кемнәр — шул турыда кызыксынмый калмыйм. Бу юлы да, кызыксына торгач, тайлы атның кемнеке икәне ачыкланды. Ул Пөшәнгәрдән Рафаэль Мәгъсумов аты булып чыкты. Җайдагы — Каргалы егете Рифат Галиев. Ә иң кызыгы шунда: безнең тайлы ат ярышта кирегә борылып чапкан «Зайка» кушаматлы ат булып чыкты! Эштә тайлы ат та бар иде дигәч, хезмәттәшем Ильяс Фәттахов: «Тае белән бергә чаптымы?» — дип сорады. Ильяс абый бу турыда тикмәгә генә сорамады. Атны тайдан аерырга ярамый. Менә хикмәт нәрсәдә: ат ярыштан кире борылып таена чапкан! Йөрәкләр тетрәндерелек хәл бу! Арчада җиде баласын ташлаган ана бар! Ә ат… хәтта ярыштан аерылып, җайдагының кууына карамастан, таена ташланган… Узган ел ярышта 1нче урынны алган ат бу! Чапмаган ат түгел, чапкан ат! Менә шундый хәлләр…

Автор: Румия Надршина

http://arskmedia.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев