Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәүге карлыгачлар өметләрне акладымы (+фото)

Ташларны җыяр чак җитте. Өметләрне акладылармы тәүге чыгарылышлар? Ямьле июнь аенда Сабантуй мәйданында сабакташлар очрашып кына калмадылар, хәтирәләрне яңарттылар; үткәннәргә хисап ясау да булды бу.

Җәй ае-мәктәп белән саубуллашу гына түгел, очрашулар, матуристәлекләрне яңарту чоры да ул. Салавыч урта мәктәбен 1979 нчы елда тәмамлаучылар өчен ул быелаеруча истәлекле. Мәктәпне тәмамлаганга 40 ел. Урта мәктәпнеңберенче карлыгачлары. 1977 нче елда сигезьеллык мәктәпнең уртагаәйләнүе ул чор өчен шактый бәхәсләр тудырган иде. Хуҗалыкның ул чактагы рәисе, республикада билгеле шәхес Харисабый Галимуллин кыю адым ясады:шактый бусагаларны атлап,мәктәпне уртага әйләндерүгә иреште. Бу, беренчедән, балаларны уртабелем алу өчен чит мәптәпләргә йөрүдән коткарса, икенчедән, яшьләрне авылда калдыру өчен эшләнгән зирәк адым булды. Районда ул чорда Балтач, Чепья, Кенә, Яңгул, Бөрбаш кебек аз сандагы мәктәпләр генә урта иде. Ата-аналар да, укучылар да бу яңалыкны сөенеп каршы алдылар. Мин 4 нче класстан җитәкләгән “А” һәм параллель “Б” классы укучылары 1979 нчы елда шушы урта мәктәпнең беренче карлыгачлары булды.

Ташларны җыяр чак җитте. Өметләрне акладылармы тәүге чыгарылышлар? Ямьле июнь аенда Сабантуй мәйданында сабакташлар очрашып кына калмадылар, хәтирәләрне яңарттылар; үткәннәргә хисап ясау да булды бу. Без - кичәгә чакырылган сыйныф җитәкчеләре, укытучылар алар өчен горурланып утырдык. Шөкер, шушы 53 укучының 42се, бәхетләрен читтән эзләмичә, үз язмышын туган төбәк, авылы белән бәйләнгән, бүген шушында хезмәт куеп, гаилә корып, балалар-оныклар үстереп, йорт-куралар корып яши. Югары белем алган, техникум-училище бетергәннәрнең дә күбесе бирегә кайтты. 3 укучыбыз медицина юнәлешен сайлады.

Туган авылы Салавычта “Елмай” хосусый клиникасын булдырган абруйлы теш табибы Әмир Нәсыйховны районда кемнәр генә белми! Классташы Әнисә белән гаилә корып, биредә дә бергәләп эшлиләр. Өченче ел хаҗ гамәле дә кылдылар. Моның өстенә бабасы-әтисе эшен дәвам иттереп, чишмәләрне карап-тәрбия кылып, авылдашларына, юлчыларга изгелек кылырга да өлгерәләр. Фирдиябез читтә эшләсә, Фәйрүзәбез район хастаханәсендә озак еллар шәфкать туташы булып намуслы хезмәт куйды. Аның игезтуганы Резида - ире Фәнил белән уңышлы эшләп килүче эшмәкәрләр. Әйтергә кирәк, Фәйрүзә белән Резида - атаклы комбайнчы Ханнанов Габделхәй абый кызлары. Абый-апалары кебек мәктәп елларында ук, әтиләренең комбайн ярдәмчесе бклып эшләп, чыныгып үскән кызлар үз тырышлыклары, тәвәккәл булулары белән әнә шундый дәрәҗәгә ирештеләр.

Тагын бер укучыбыз - Васильев Геннадий - күрше Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә үз эшен булдырып, уңышлы гына эшләп килүче эшмәкәр. Мәктәптә укыганда рәсем ясауга сәләтле булган Гена бүген тимердән бөтен нәрсәне ясаучы оста, үз коллективының җитәкчесе. Сабакташларының очрашуын ямьле Нократ буенда ике тапкыр оештыручы һәм иганәчесе дә ул булды. Туган авылы Биктәштә яңа чиркәү ачылу, Питрау бәйрәмен ел да үткәрүдә дә аның ярдәме зур.

Тагын бер укучыбыз - Михайлов Валерий оста оештыру сәләтенә ия. Ничә еллар ул үз авылында староста вазыйфасын намуслы башкара. “Татарстан” күмәк хуҗалыгының бер бригадасы булган Биктәш үсә, зурая, инде яңа урамнар калкып чыккан. 7 укучыбыз мөгалимлек һөнәрен сайлады. Әнисәбезнең игез сыңары Нәфисә күп еллар Субаш мәктәбендә балалар укытып хөрмәт казанды. Лаеклы ялда булса да.ул, Әдәби марафоннарда катнашып, җиңү артыннан җидү яулый. Педагогик эшчәнлеген туган мәктәбендә башлап җибәргән Зөһрәбез - бүген исә берничә мәртәбә “Ед мәктәбе” конкурсларында җиңгән, Россия президенты Грантына, Каюм Насыйри премиясе лауреатына ия булган куппрофильле Салавыч лицееның директор урынбасары абруйлы педагог, мактаулы исемнәр иясе.

Укыганда һәр бәйрәм-кичәнең үзәгендә кайнаган Сәлимәбез исә хезмәт юлын мәдәният йорты директоры буларак башлап җибәрде. Оста оештыру сәләтен күреп, аны Яңгул мәктәбенә педагог-оештыручы итеп билгелиләр. Яңгул мәктәбе биючеләре - “Созвездие Йолдызлык” конкурсы дипломантлары, лауреатлары; алар күп тапкырлар район, республика бәйгеләрендә җиңгән икән - бу Сәлимәнең уңышы. Лаеклы ялда булсада, ул, ветераннарның “Сердәш” клубын оештырып, төрле кичә-очрашулар үткәрә. Авыл җирлегенең “Ак калфак” оешмасын да Сәлимә җитәкли, спектакльләрдә төп рольләрне башкара. Иҗат беләндә шөгыльләнә, күптән түгел аның “Хисләр дәрьясы” дигән китабы дадөнья күрде.

Тагын бер талантлы укучыбыз - Хамматова-Габдуллина Флёраның искиткеч тирән мәгънәгә ия шигъри тәлгәшләре район һәм республикабызның күп кенә газета-журнал битләрендә басылып килә. Киләчәктә аның да китабы дөнья күреп, укучыларны сөендерсен иде!

Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган Шакирҗанов Җәмил “Татарстан” хуҗалыгында күп еллар баш инженер, машина-трактор мастерское мөдире вазифаларын намус белән башкарды. Шул ук вузны тәмамлаган Фәритебез - “Сорнай” җәмгыятендә баш агроном, күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Татарстанның атказанган агрономы” исеменә лаек булды.

Шушы чыгарылыш укучылары Зөлфәт, Реваль, Кадим, ике Раушан, Рамазан, Вагыйз, Илфат, Кадрия, Гүзәлия - “Татарстан” хуҗалыгының төп эшче көчләре. Бүген аягында ныклап басып торучы хуҗалыкның югары уңыш ирешүендә 40 елга якын хезмәт куйган әлеге фидакарьләрнең, һичшиксез, өлеше зур. Күп еллар терлекчелектә эшләгән Әминәбез соңгы елларда гына бүтән эшкә күчте. Романова-Зәйнуллина Венера, исә кияүгә чыгып Кариле авылына киткәч, бүген дә шушы терлекчелек тармагында эшен дәвам итә.

Татарстанның атказанган механизаторы Ревалебез 3 дистә ел инде урып-җыю чорында районда беренчелекне үз кулында тотты, соңгы елларда гына эстафетаны энесе Райнурга тапшырды. Тәгәрмәчле тракторда эшләүчеләр арасында гел җиңү яулаган Зөлфәт Хәкимов - хуҗалыкта кукуруз буенча махсуслашкан алдынгы механизатор. Моннан ике ел элек күпьеллык намуслы хезмәте өчен президентыбыз тарафыннан аңа “Татарстанның атказанган механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде. Зөлфәт аларның балалары да - хуҗалыкның мактаулы хезмәткәрләре. Бу хакта район газетасында шактый күләмле язма да чыкты. Гомумән, гаиләсе беләнбергә хезмәт куючылар аз түгел хуҗалыкта.

Районыбызның башка тармакларында хезмәт куючы укучыларыбыз Рафаэль, ике Рәис, Габделнур, Әшрәфҗан, Кәүсәрия, Зиннур, Мәдинә, Фәргатьләр турында җылы итеп язып булыр иде, мәкаләм озынга китә. Югары белем алып, Казанда төзелештә җаваплы эш башкаручы Закиров Рафис, вуздан соң юллама белән ерак Себер якларында хезмәткуючы Галимов Габделфәртләрнең куйган хезмәт уңышлары да сокланырлык! Авылдашлары аларның һәр икесен дә ярдәмчел, туганчылыклы булулары өчен аеруча хөрмәт итә.

Егетләребезнең һәммәсе дә, үз вакытында Ватан алдында бурычларын үтәп, солдат хезмәтендә булып кайттылар. Йосыпов Фидаилебезгә, исә, Әфган сугышы мәшһәрен дә кичерергә туры килде. Шунысын да әйтергә кирәк: бу ике параллель класс сыйныф шулкадәр дус, тату булды, еллар озынлыгы, дөнья мәшәкате дә бу дуслыкка киртә була алмады, очрашуларны да бергә оештырдылар.

Язмамның башында әйтеп киткәнемчә, аларның 42се дә бәхетне читтән эзләмичә, үз туган якларында урнашып калды, татар авылын, үзтөбәген саклап калу, яшәтүдә лаеклы өлешләрен кертте.

Нинди истәлекле тарихи очрашу! Казаннан Гөлзада апалары, Буадан Наҗия апалары да бу очрашуга вакыт табып кайта алганнар. Сабакташларның күрешүе, истәлекләрне барлау, хатирәләр... Легендар пионервожатый Җәмилә апалары да бәйрәм тантанасын бик матур алып барды. Бу очрашу шигырь телендә барды дисәм дә ялгыш булмас. Әнә Сәлимә үзенең табадан гына төшкән китабыннан сабакташларына шигырьләр укый. Үзе килә алмаса да, Флёрабыз тантанага үзенең шигъри юлларын җибәргән.

Күр, 40 елга якын сыер савучы булып эшләгән, матур бакчалар үстерүче Гүзәлиябез дә шагыйрә икән. Укытучыларга, сыйныфташларына шигъри юллар аша рәхмәтен белдерде. Яттан шиырь сөйләп Әмир дә һәммәбезне сокландырды.

Кызганыч, 10 сыйныфташлары да инде бакыйлыкка күчте. Аларны һәм үзләренә белем биргән, бакыйлыкка күчкән укытучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдык... Киләчәктә дә шулай, бер-беребезне онытмыйча, гел очрашып яшик!

1979 нчы елгы чыгарылыш сыйныф җитәкчесе Илсөя Һадиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу кичәсе