Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәгәри китсә йомгагың...

Мониторинг буенча үткәрелгән сораштыруда безнең халык ЮХИДИ хезмәткәрләре белән табиблардан зарлана...

Нәрсәгәдер ирешү җиңел түгел, әмма кануннарны белеп, хокукыңны алга сөреп эш итсәң, киртәләрне үтәргә була. Тормыш бу һәм бу тормышта бернәрсә дә җиңел бирелми. Бер үтәсең, ике...алга таба инде сиңа җиңелрәк була һәм күңелең дә саф, намусың да чиста кала.

Коррупциягә каршы көрәшнең җәмгыятебезгә үтеп кергәненә инде хәйран, башта аны әллә ни җитди тема буларак кабул итмәделәр ахырысы, хезмәт вазыйфаларыннан файдалануга сак караучылар бик сизелмәде кебек, ара-тирә кулга алулар булды, әмма булганнары да тын гына үтте, тын гына котылдылар кебек.  Ә менә хәзер ил күләмендә ришвәтчелекнең тамырына балта чабулар ачыктан-ачык башланды.

Шулай түгел мәллә, кайсы гына мәгълүмат чарасын алма, ришвәт алучы яки бирүче турында мәгълүмат булмый калмый. Әйе, илкүләмендә, закон игълан ителгәчтен дә үк инде ул “илкүләмендә ришвәтчелеккә каршы көрәш” дип яңгыраган иде. Һәр таләпнең үтәлеше  кисәтү белән башланган кебек, ришвәтчелеккә каршы көрәш белән дә шулайрак булды, сүлпәнрәк башланды кебек. Әмма менә хәзер  башкача, җәмгыять төптән үзгәрергә маташа, нишләп бетәр ул, алда күренер... Иң әүвәл, кешенең менталитеты үзгәрерме, “өмет итсәләр дә, ришвәт бирәсе түгел,  ришвәт бирергә ярамый”, дигән уй баш миенә урнашырмы? (Урта һәм өлкән буын вәкилләре турында әйтү. Чөнки яшь буын мәктәптән үк ришвәтчелекнең җинаять җаваплылыгы икәнлеген белеп үсә хәзер). Менә бу сорау. Чөнки әле күптән түгел генә районда  бер ханымның  инвалидлык кенәгәсе алып бирәм, операция ясатырга сөйләштем (әле тагын хәйран мошенниклык гамәлләре бар, бу хакта закон сагындагылар вакыйганы гыйбрәт өчен шәрехләмичә калмас З.Ш.) дип кайберәүләрдән акча ала. Арада күбесе авылда яшәүчеләр. Юк, мин аларны гаепләмим, алар документ җыю, сәламәтлекләре какшау нәтиҗәсендә эшкә яраксыз булып та, шуны раслау өчен хастаханә юлларын таптаудан, ишек төпләрендә калтырап торулардан туя, документ  җыюлардан ара, кемдер “әйдә, мин сезгә булышам”, дисә (андый мошенникны кая карарга белмәгән баш үзе дә эзләп табарга мөмкин), куанычыннан елар дәрәҗәгә җитә һәм, әлбәттә, ризалаша. Бу ханымга чыгарылган суд мәхкәмәсен карыйм, монда йөзәрләгән  мең сумнар җыелган, имеш, ул сөйләшкән дә, акчаны үзе биреп торган, ләкин алдаган, акча да юк, инвалидлык кәгазе дә... Әлбәттә, мошенниклык бу, әмма бит монда коррупция исе дә сизелә кебек. Димәк, җәмгыятьнең аңында акча биреп инвалидлык алырга, акча биреп чиратсыз операциягә керергә һәм шул операцияне уңышлы үтеп чыгарга дигән уй әле һаман яши. Я, алайса, уйлап карыйк, акча биреп күрәчәкне күрми калып буламы? Күрәчәкләр булмасын, әлбәттә. Килешәм, нәрсәгәдер ирешү җиңел түгел, әмма кануннарны белеп, хокукыңны алга сөреп эш итсәң, киртәләрне үтәргә була. Тормыш бу һәм бу тормышта бернәрсә дә җиңел бирелми. Бер үтәсең, ике...алга таба инде сиңа җиңелрәк була һәм күңелең дә саф, намусың да чиста кала. Бу бер генә мисал. Әле тагын күпме алар.  Укырга кергәннән башлап эшкә урнашканчыга кадәр  гаделсезлек белән очрашырга мөмкинсең бит. Әйе, гаделсезлек дим мин аны, һәркемнең хезмәт хакы кадерле, кем өчендер, ни өчендер аерым түләмиләр. Хәер, электрон чиратлар, видеокамералар урнаштырып, ышаныч әрҗәләре куеп, махсус комиссияләр булдырып вәзгыятьне контрольгә алу файдага булды. Хәзер балалар бакчасы, табиблар турында да андый моң-зарлар ишетелми диярлек. Алай дисәң, мониторинг буенча үткәрелгән сораштыруда безнең халык ЮХИДИ хезмәткәрләре белән табиблардан зарлана.

– Моны дөрес аңларга кирәк, – ди бу уңайдан район башлыгы ярдәмчесе, коррупциягә каршы көрәш комиссиясе белгече Энҗе Гарипова. – Бу хәл безнең районда күзәтелмәскә мөмкин, чөнки районнан, хәтта республикадан читтәге юлларда йөреп торабыз. Андый хәлләрнең башка якның ЮХИДИ хезмәткәре белән булуы бар. Ә сораштыруда ул фәлән җирдә шулай булган иде  дип күрсәтми бит. Табиблар белән дә шул ук хәл, үзебезнең җирлектәге хастаханәләргә генә йөрмибез бит, төрле районнарга, калаларга барабыз. Районда һәр өлкә бу юнәлештә контрольдә диясем килә.

Әлбәттә, ришвәтне беркем дә сорап алмый, кеше үзе бирә. Ул да  җинаять, иптәшләр, әгәр каршыңдагы  ришвәт алучы тели икән, ул шунда ук хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итеп, исемен-намусын пычратырга теләүчене фаш итәргә мөмкин. Шуны да истән чыгармау кирәктер.

Аннан, хагыннан нахагыннан сакла, дигән әйбер бар бит. Адәм баласы яхшы булам дип, ришвәтчелек кармагына килеп кабуын да аңламый калырга мөмкин, тикшерү вакытында тиешенчә тәртип белән эшләнмәгән гамәлләр дә шуңа илтеп, иясен таплавы ихтимал. Беркөнне  мөхтәрәм генә абый кереп, үземә дә хәйран гына сабак биреп чыгып китте.Үзара салым буенча әйтүе аның, решениедә күрсәтелгәнчә, үзара салым түләү буенча һәр гаиләгә игълан кәгазе (уведомление) килергә тиеш, һәм без анда күрсәтелгән сумманы шул уведомлениедә күрсәтелгән реквизитлар аша тормышка ашырырга бурычлы. Хаклы бит хөрмәтле әфәнде, моны дөрес аңларга кирәк, бу гамәле аның дөрес юл күрсәтүе, җаваплы иптәшләрне ялгышудан саклап калуы,  һәм кеше буларак хокукын белдерүе. Тикшерү бит хәйран югарыдан килеп төшүе бар. Кайчакларда нинди дә булса эшкә тотынганчы юристларга мөрәҗәгать итү дә начар булмас иде, диясе килә мондый  очракларда.

Тәгәри китсә йомгагың... Аның җепләрен тиз генә җыеп бетереп булмас. Бер танышым хәйран үсешкә иреште, әллә ни булдыра да кебек түгел, тик һаман югарыга үрмәли. Бер сөйләшкәч, “җиңел булмады, һәрнәрсәгә дә кешең булу, акчаң булу кирәк” ди. Һәрнәрсәгә дә түгел инде, анысы белән килешмим. Аннан,  бер баскычны атлагач икенчесен дә, өченчесен дә атлыйсың, өскә үк тә менеп җитәсе киләдер, әмма мин аңа сак булырга киңәш иттем: менгән саен куркынычрак, дим. Борчылма, бар да контрольдә, булдырмасам да эшлим бит мин, тик тормыйм ди... Анысы шулай... Тик менә ул биеклекләргә ришвәтсез-нисез генә үзең ирешүләргә җитми инде. Җәмгыятькә ришвәт сүзенең асылын аңлатасы да, аңлатасы әле...

Нәрсәгәдер ирешү җиңел түгел, әмма кануннарны белеп, хокукыңны алга сөреп эш итсәң, киртәләрне үтәргә була. Тормыш бу һәм бу тормышта бернәрсә дә җиңел бирелми. Бер үтәсең, ике...алга таба инде сиңа җиңелрәк була һәм күңелең дә саф, намусың да чиста кала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция