Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әти - җаваплы вазыйфа

Февраль ае нигездә ир-егетләр бәйрәме белән күңелләргә кереп калган ай.

Шушы айлык кысаларында район соцаль яклау бүлеге районыбызның батыр йөрәкле, уңган-булган әтиләрен "Әти - җаваплы вазыйфа" дигән бәйгегә дәште. Биредә Кенә мәктәбеннән Раушан Закирҗанов, "Балтач газы"ннан Илшат Зәкиев, район авыл хуҗалыгы идарәсеннән Айдар Исмәгыйлев, район сакчылык бүлегеннән Айдар Хәйретдинов һәм "МДСУ-1" җәмгыятенең Чепья филиалыннан Илдар Мортазин катнашты.
Чарага әтиләр зур әзерлек белән килде. Бәйгегә килгән тамашачылар иң элек гаиләләр турындагы күргәзмәне күзәтте. Беренче сынауда әтиләребез гаиләләре белән таныштырырга тиеш иде. Үз чыгышларын җырга, шигъри юлларга салучылар да, театральләштерелгән күренешләргә зур игътибар бирүчеләр дә булды. Икенче сынау, мөгаен, иң кызыгы булгандыр. "Почемучка" дип аталучы бәйгедә гаилә башлыклары сабыйларның "нәрсәгә, ни өчен, нигә?" кебек сорауларына җавап бирде. Һәр катнашучыга гаилә гербын ясау өй эше итеп бирелгән иде. Бу бәйгедә дә сынатмады әтиләр. Һәрберсенең иҗади эше эчтәлекле, үзенчәлекле иде.
Чара беренче тапкыр гына оештырылуына карамастан, югары дәрәҗәдә үтте. Җанатарларның актив булуы да бәйгене ямьләндереп җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250