Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әти эзләре буйлап

Мин үземне белә башлаганда, әтием Әнәс Чапшар, Кили, Пүскән, Нормабаш, Көек, Курмала авылларына кино хезмәте күрсәтә иде. Мин хәзер дә, күп еллар үтсә дә, бу авылларны, аларның кешеләрен зур хөрмәт, ихтирам белән сагынып искә алам. Миңа ул елларда районыбызда күпме яхшы, талантлы кешеләр белән танышырга, аралашырга туры килгән.

Бервакыт әти Чапшарда "Украина" аппаратында кино күрсәтә иде. Ул нәрсәгәдер аппаратның лампочкалар тора торган капкачын ачып җибәргән иде, мин анда кул белән тырнап, бик матур иттереп язылган "Терентьев" дигән язма күрдем. Бу язма миңа бик ошады. Кул белән дә шулай матур иттереп язып була микән дип уйлап куйдым. Мин аңа караган саен сокландым, әле күчереп тә язып карадым. Барыбер аның шикелле матур килеп чыкмый иде. Соңыннан белдем, бу язуны Лызи авылы киномеханигы Валентин Терентьев язган икән. Теге Балтач районы киночелтәре дирекциясен бизәгән билгеле рәссам. Ул вакытларда пыялага язу бик модада иде. Ул болай эшләнә: пыялага кире яктан кара тушь белән хәрефләр төшерелә, рәсемнәр ясала. Шуларны майлы буяулар белән төрле төсләргә кертеп буягач, киптергәч, пыяланы рәсемнәрен эчке якта калдырып, әйләндерәсең. Ул шундый матур килеп чыга иде. Дирекциягә барган саен мин бу Терентьев ясаган сәнгать әсәрләренә карап хозурлана, күзләремне ала алмый идем. Киночелтәр дирекциясе, минем хәтерем ялгышмаса, бер кечкенәрәк кенә, бер катлы агач йортта урнашкан иде. Ул вакытта мондый бер типтагы агач йортта урнашкан иде. Ул вакытта мондый бер типтагы агач йортларны "финский дом" дип атыйлар иде. Анда директор, бухгалтерия, киномастерлар бүлмәләре бар иде. Балтач киночелтәре директоры булып, ул елларда мәшһүр шагыйрь, җырлар авторы, "Балтач сандугачы" Мөбарәк абый Галиев эшли иде. Рәссам буларак, менә кем рухландырган икән Валентин Терентьевны дирекцияне бизәргә. Казанда әле хәзер дә белмичә "Сөйгәнем умартачы" җырының сүзләр авторын бутап, башка фамилия куеп язучылар бар. Минем шуларны күреп йөрәгем әрни. "Халык җырлары" китабында Мөбарәк Галиев сүзләре Балтач районындагы кино челтәрен оештыручыларның берсе, аны югары бөеклеккә күтәргән, "Совет киносы отличнигы", Бөек Ватан сугышы ветераны, шагыйрь Мөбарәк абый Галиев турында үзем дә җае килгән саен язып торам. Балтачны бигрәк яратты инде ул. Әле киләчәктә аның шигырьләрен аерым өйрәнерләр дип уйлыйм. Аның әсәрләре буыннан-буынга күчәр, алар үлемсез. Рәхмәт аңа барысы өчен дә.

Чапшарда безнең өй каршында гына, узган гасырның 1960-1980 елларында "Медпункт" эшләде. Анда шәфкать туташы булып гомере буена удмурт кызы Лида апа хезмәт куйды. Аны авылның беренче чибәр, уңган егете Камил абый үзенә яр итеп сайлады. Лида апаның сабырлыгы, кешелеклелеге, Чапшарга эшләгән яхшылыкларын сөйләп тә, аңлатып та бетерә торган түгел. Менә шул Лида апа эшләгән медпунктның бер тактасына кул белән кырып "Шакиров" дип язылган иде. Бу язу шулай ук бик матур иттереп язылган. Миңа бу язу әле дә үрнәк булып тора. Вакытым булган саен мин аны күчереп яза, өйрәнә идем. Язуның авторын да беләм - ул безнең авылның армиядә полковой писарь булып хезмәт иткән Харис абый иде. Харис абый шулай ук, әтигә кино куярга булыша. Әтигә искиткеч оста итеп кино белдерүләре язып бирә. Харис абый белдерү язган көн, минем өчен бәйрәм. "Өйгә дә кайтмыйча, шул белдерүгә генә карап утырыр идем", - дип уйлый идем. Бервакыт укытучы Бибинур апа, миннән мәктәп өчен, бер кечкенә генә плакат язарга кушты. Мин аны Харис абыйга кинобудкада яздырдым да, пычраттым. Бибинур апага: "Үзем яздым", - дип, алып барып күрсәттем. Ул миңа икенчене язарга кушты. Шул Харис абый язганны күчереп язган идем, шуннан мәктәптә рәссам булып киттем. Әтигә дә кинобелдерүләр язарга булыша башладым. Безнең авылда тагын бер оста кеше бар иде. Ул укытучы Ситдыйков Тарих абый. Аның кулыннан килмәгән эше юк. Столяр, фотограф, баянчы, рәссам. Әле мәктәптә кино да күрсәтә. Кайбер вакытларда кино куярга аңа мин дә булышам. Тарих абый урамга куя торган лозунгларны да бик оста яза. Кайбер көннәрне әтигә кино белдерүләре дә языша. Шулкадәр дә матур иттереп яза, карап туймаслык. Класс журналын тутырырга кино куймаган көннәрдә Тарих абый фотобүлмәгә мине дә җибәрә. Журналда Тарих абыйның искиткеч, матур тигез язган, бизәк кебек язуын күреп сокланам. Аныңча иттереп күчереп язып та карыйм. Барыбер, аның шикелле матур иттереп язарга өйрәнә алмадым. Тарих абый безнең классны тарих дәресеннән укытты. Ул бер дәрестә минем язуны карады да мактады. "Армиядә ул писарь булачак", - диде. Шулай булып чыкты да.

Шулай итеп, йөри торгач, мин үзем дә "писарь"ча язарга өйрәндем. Көек авылында Тимергали абый бар иде. Ул да рәсемнәр ясарга ярата. Кайбер вакытларда ул да әтигә кино аппаратларын көйләргә, белдерүләр язарга булыша иде. Көек көрәшчеләр авылы. Сабан туе җитсә, ярты Көек мәйдан тота, Тимергали абый да шулар арасында иде. Ул пәһлевандай кеше булса да, бик ягымы, ярдәмчел, сабыр кеше булыпистә калган. Ул безне үзләренә кунакка алып китә. Әнисе Мөнәвәрә апа бик кунакчыл кеше. Тамак ялгап алгач, клубка барабыз. Мин кино куям, әти билет сата. Бу 1968 еллар тирәсе иде. "Щит и мечь" киносының чыккан гына чаклары. Миңа бу фильмда Марк Бернесның җырлавы бик ошый , урамга чыгып тыңлый идем. Хәзер дә исемдә. Кино карарга Көекнең атаклы сабантуй батырлары Васыйл, Мәлик абыйлар да килә. Кайбер вакытларда чәй эчәргә без аларга да керәбез. Өйләре клуб каршында гына. Әниләре мичтә чуенда пешкән тәмле аш белән сыйлый. "Көек ул кунакчыл авыл", - ди әти. Мин әле: "Моңсу авыл", - дип тә өстәр идем. Әле үткән ел, 40 елдан соң, Көек авылын яңадан да күрү бәхетенә ирештем. Авыл үзгәргән, танып та булмый. Мин әти белән кунакка кереп йөргән Тимергали абыйларның өйләре әле исән икән. Көек авылы клубы да үзгәрмәгән. Эченә дә алып кереп күрсәттеләр. Әти йөргән эзләрне эзләдем. Шулкадәр сагындырган. Кәрам, Рәис, Мәлик абыйларны да күрдем. Һаман да шундый матур, горур булып калганнар. Мәлик абый гына бераз картаеп киткән шикелле. Алар да әтине, әти кино куеп йөргән чорны, кино күрсәткән көнне сагынып искә алдылар.

Зөлфәт Хәйруллин
Чапшар егете,
"Ватаным Татарстан"
газетасы журналисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250