Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әти гел кирәк

Кечкенә чакта иңнәренә утыртып йөрер, ватылган уенчыкны төзәтер өчен әти кирәк.

Велосипед ватылса, тәгәрмәч тишелсә - тагын әти кирәк. Беркемнән курыкмыйча, җиргә нык басып йөрер, курку хисен җиңәр өчен - әти кирәк. Минемчә, әти гел кирәк, ул - таяныч, терәк, акыллы киңәшләр бирүче.
Әтиемнең кулыннан килмәгән эш юк. Ул балта остасы да, тимер эшенә дә булдыра: эретеп ябыштырып барлык кирәк яракны ясап кына тора. Ватылган техникага бер карау белән аның кайсы җирен төзәтергә икәнен белә. Олыларча итеп әйтсәк, ул техниканың телен аңлый. Әбием сөйләве буенча әтием кечкенәдән үк төзәтергә яраткан: сәгатьләрне сүткән, җыйган, иске телевизор, радиоалгычларны актарган. Техника кешесе булса да, әтием бик йомшак күңелле. Ул безне - балаларын бик ярата, гел кайгыртып, күзәтеп тора. Әнием белән дә киңәшләшеп, бер-берсен аңлап яшиләр.
Һөнәре буенча әтием - электромеханик. Үз эшен яратып, белеп, намус белән башкара. Шуңа күрә аны эшендә дә хөрмәт итәләр.
Әтием - тормышта олы терәгебез. Мин аның белән горурланам һәм аны бик яратам. Әтием, авырма, таза-сау бул. Гаиләбезнең хуҗасы булып, әнием һәм безнең белән бәхетле булып яшә.
Әти кеше нинди була?
Ризамы сез җаваптан:
Әтиләр минеке кебек,
Эшчән, тырыш, мәрхәмәтле,
Игътибарлы, сабыр, гадел.
Яхшы әти бар яктан.
Зөһрә Гарипова, Арбор төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4нче сыйныф
Фото: http://www.liveinternet.ru/users/4445897/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X