Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әти истәлеген эчеп саклап буламы?

Журналист хезмәте авыр да, четерекле дә, шул ук вакытта кызыклы да һөнәр. Эшебез безне кемнәр белән генә таныштырмый. Тик соңгы арада булган бер очраклы танышудан соң күңел һаман да үз урынына кайта алмый әле. Районыбызда булган әлеге хәл бәлки бу гаиләгә генә кагылышлы да түгелдер, тик менә башкаларга ул тормышны...

Бер йортта әни һәм малае яшиләр, икесе дә «төшереп» алырга яратучылардан. Самат (исеме үзгәртелде) салып алгач кул белән уйнарга ярата, ә әнисе сәбәп юктан да сәбәп табып урам «гизә», елый-елый ярдәм сорый. Саматның үз әнисенә карата булган мөнәсәбәтен күргәч, мин шаккаттым, нинди генә сүзләр әйтми ул газиз әнисенә, тик менә инде бисмилласын әйтеп утырырга тиешле олы яшьтәге ханым да өсте-өстенә сүгенү сүзләрен яудырып кына тора. Самат әнисенең сүзләреннән дә, һаман өйдән кууына да түзмичә чыгып китте.

- Туйдым мин болай яшәп, - дип уфтанды ул күзләрен еракларга төбәп.
- Ә нишләп чыгып китеп, читтә яңадан тормышыңны корып җибәрмисең соң?, - дип сорадым ирексездән.
- Әтиемнән калган йорт бит ул, минем аның истәлеген саклыйсым килә, - диде ул миңа.
- Көн дә эчеп, әниең белән талашып яшәүне син әтиеңнең истәлеген саклауга кертәсең мени?
- …
- Самат, син үзең шушы тормышка яраклашкансың инде, шуңа үзгәртәсең килми. Ә берәүләр синең урыныңда чыгып китәр, яңадан яши башлар, гаилә корыр иде.
- Син мине аңламыйсың, мондый тормышта яшәмисеңдер мөгаен.

Әйе, чынлап та андый тормышта үсмәдем дә, яшәмим дә Аллаһыга шөкер. Тик тормышның төбенә тәгәрәүнең бер нинди авырлыгы юк шул аның. Ә Самат шушыны аңларга теләми. Андыйлар күп бит районыбызда да. Аракы колына әверелеп барлык мөлкәтен, якыннарын югалтучылар. Кемнәргәдер бу язмам уйланырга җирлек булсын иде. Булганның кадерен белеп, шөкер итеп яшик.
Фото: alana

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250