Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әти истәлекләре яки онытылмас сугыш хатлары (+фоторепортаж)

Бүген Балтачта “Сугыш елы хатлары. 1941-1945 еллар” дип исемләнгән күчмә фотокүргәзмә үтте. Анда районыбызның тарихчылары, мөхтәрәм кунаклары һәм мәктәп укучылары катнашты.

Кичә Әтнәдән 35 булып килгән хатлар, районыбызда бергә тулыландырылып, 36 булып, иртәгә Арчага юл алачак. Аларны күзәткән мәлдә өлкән буын кешеләре балачак хатирәләрен яңартып, сугыш һәм сугыш арты елларының алар тормышына юылмас эзләр салуын сөйләште. 
Балтачтан тәкъдим ителгән хат Идрис Гарифуллинның якыннарына юллаган истәлеге. Дөрес, мондый хатлар районыбызда күп, алар район музейларында тупланып, шунда сакланачак. Шундый тагын бер хат белән Түнтәрдән Рәфкать Зарипов та таныштырып үтте. Мөхтәрәм шәхесебез Гарифҗан Мөхәммәтшин сугыш вакытындагы бик тирәндә сакланган хатирәләрен барлап: “ Миңа мондый хатлар белән күп эшләргә туры килде. Күңелемне шул борчый – аларда хәтерне тирәнәйтә торган зур материаллар бар. Һәрбер хатны карап чыгуга бер фикер туа – хәтерләрдән сугыш дигән төшенчәне алып атарга, аны онытырга кирәк. Әлеге сүзне онытмый торып, сугышларны бетереп булмаячак. Бу хатларда бик күп язмышлар, хис-кичерешләр урын алган. Шулар үрнәгендә укучылар үткәннәрен онытмыйча, әлеге хатирәләрне кадерләп сакласын иде”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдат хатлары