Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әти кеше, әти сүзе, әти эзе...

17 октябрь – Әтиләр көне

Калкан кебек яклау табуга корылган, ышанычлы иңнәргә сыенырлык куанычлы сүзләрне ишетеп үскән буын әти кешегә хөрмәтен бәйрәмсез дә бәян итә. Ә менә быел Рәсәй Президентының Әтиләр көнен билгеләп үтәрлек-бәйрәм итәрлек дәрәҗәдәге фәрманын имзалавы җәмгыятебез өчен зур куаныч. Димәк, илдә әтиләрнең роле тагын да әһәмиятлерәк булачак, үрнәк әтиләр барланачак, гаиләдәге мөнәсәбәтләр ныгыячак, әти белән бала мәсьәләләрендә уңай үзгәрешләр көтеләчәк, олы яшьләрдәге әтиләргә карата кадер артачак. Шәт иншаллаһ, бәйрәмнең тәэсире җәмгыятебездә әтиләр белән бәйле күркәм күренешләрне тагын да баетыр, әти буласы килү хисе гаиләләр санын арттырыр дип ышаныйк. Сүз уңаеннан, быелның шушы чорына кадәр 37е райондаш ир-егетебез тәүге тапкыр әти булды.

Шөкер, һәр җирлек саен алып карасак та, үрнәк әтиләребез бар. Карадуган авылыннан Габдрахман ага Галимовны гына алыйк, 1940 елда дөньяга килгән сугыш чоры баласы, әтисе беренчеләрдән булып сугышка китә һәм шунда үлеп кала (шунлыктан, әти кадерен күреп үскән бала түгел). Гаиләдә дүрт бала булалар, өч малай, бер кыз, олы абыйлары инде мәрхүм. Хәрби хезмәткә алынып, Новосибирскийдагы частьта 3 ел да 7 ай хезмәт итеп кайта. Кайтуга Үрнәктәге (Арча районы) тракторчылар курсына укырга китә. 7 сыйныфны тәмамлаганнан бирле туган колхозында эшли, 2000 елга кадәр механизатор исемен горур йөртеп, озак еллар (саный китсәң, хезмәт тәҗрибәсе кырык елдан да арта әле) кыр эшләрен һәм колхозның башка авыр хезмәтләрен башкарып, лаеклы ялга чыга. Ике мәртәбә СССРның, 3 мәртәбә Россиянең мактаулы доноры булган, яшәү белән үлем арасында калып, ярдәм өмет иткән күпме кешегә

булышкан кеше ул. Үз гомерендә 58 тапкыр кан гына биргән. Зәйтүнәсе белән матур гомер кичергәннәр, тик әби ике ел элек көчле авырудан вафат булган. Бүгенге көндә 81 яшьлек Габдрахман ага улы Газинур, килене Гөлфия, оныклары Динар гаиләсе белән гомер кичерә. Фермер улы Газинур хуҗалыкта 15 баштан артык сыер һәм таналар асрый, гаиләсе белән бергәләп аларны тәрбияли, шул ук вакытта колхозда каравылчы булып эшли, хатыны Гөлфия дә фермада лаборант. Габдрахман аганың төп йорттагы ир оныклары Руслан, Ленар, Динар да ата-бабасының эшкә карата булган яхшы мөнәсәбәтләрен-хезмәт тәрбиясен күреп үскән балалар, хәзер инде үзләре дә әти кеше, гаилә корып, матур гына яшиләр. Газинур улларыннан кала тагын ике кыз үстергәннәр, Фирая Казанда, Гүзәлия Арбашта кияүдә. Габдрахман ага мактана да, эшен күрсәтеп сөйли дә белми, үткән гомер баскычларын сораштыра торгач кына аның улына һәм кызларына үрнәк булуын, хатыны Зәйтүнәгә карата олы мәхәббәтен, чын мәгънәсендә, хезмәт сөючән, тормыш алга барсын дип яши торган әти икәнлеген аңлыйсың.

– Без балалар белән уйнап, аларны дәрес хәзерләтеп, тегендә-монда экскурсияләргә йөртә алмадык инде, – ди үзе ил агасы. – Таң белән ашау тутырган сумканы алып басуга китә идек, караңгы төшкәч кенә кайттык. Зәйтүнә дә фермада эштә булды, үгезләр карады, эше авыр иде. Балаларны әни тәрбияләде. Аллаһыга шөкер, балаларым бик тәртипле, куанып туялмыйм, әниләре-әбиләре бик яхшы тәрбияләде үзләрен, рәхмәтлемен аларга”, дисә дә, әти кеше нинди булырга тиеш соң дигән сорауга аның җавабы әзер:

– Әти булу зур җаваплылык ул, – диде Габдрахман ага. – Әти кешегә гаиләдәгеләрне ачуланырга, үпкәләтергә ярамый. Тату яшәргә, үз-үзен тәртипле тотарга, үрнәк булырга кирәк. Хәзерге әтиләргә әйтәсе килгән сүзем шул, үз-үзегезне әдәпле тотыгыз, акча эшләү генә дәрәҗә бирми ул, эшләгән акчаны тота белергә дә кирәк, узынып йөрмәгез, гаиләләрегезне, үзегезнең дәвамчыларыгызны кадерләп, якыннарыгыз белән тату яшәгез. Менә миңа Аллаһы Тәгалә сабырлык биргән, мин гомерем буе бер хатын белән генә яшәдем, Зәйтүнәм дә мин сиңа бик риза, бабай, дип бәхилләште. Башкаларга да шундый сабырлыклар телим. Әти кешегә сабырлык та бик кирәк.

Әнә шундый үгет-нәсыйхәтләр бирде бүгенге көненә куанып яшәүче Габдрахман ага. Улы бу йортта әти хуҗа дисә, Габдрахман ага мин түгел, улым инде хәзер хуҗа, йорт-җирне аңа тапшырдым, дип бер-берләренә юл куя белеп яшәүләрен искәртә. Монысы да әти кеше тарафыннан бер тәрбия чарасы бит әле аның.

Бәйрәм белән, уңган-булган, тырыш әтиләребез! Балалар тәрбияләүдә аеруча зур өлеш керткән әтиләребезгә икеләтә Дан! Авырмагыз, гаиләлә-регезне бәхет чаткыларына күмеп мәңге яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әтиләр көне