Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әти-әниләр Кырым лагерен судка бирсә, аларга Яшьләр министрлыгы булышачак

Балаларының ял итмәгән көннәре өчен ата-аналарга компенсация түләнәчәк, ә балаларга ял итүнең башка вариантлары тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”, Артур Казанцев). Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы балалары “Лучистый” лагерендә агуланган ата-аналарга судка иск бирүдә ярдәм итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә республиканың яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтте.

“Әлбәттә, ярдәм итәчәкбез. Ата-аналар белдергән бөтен шикаятьләр һәм сораулар “Черноморец”ка җибәреләчәк. Ә соңыннан “Черноморец” үзәге, Татарстан белән Кырым арасындагы мөнәсәбәтләрдә “Лучистый” лагеренә булган барлык шикаятьләрне һәм таләпләрне белдерәчәк”, - диде агентлык әңгәмәдәше.

“Черноморец” үзәге балалар хастаханәдә уздырган көннәрне компенсацияләүнең вариантларын табачак, диде министр.

“Иң мөһиме – балалар бөтенесе дә Казанга кайтты. Хәзер әти-әниләр белән быел балаларның ялын компенсацияләүнең вариантларын билгеләргә кирәк”, - диде Дамир Фәттахов.

16 июльдә Кырымның “Лучистый” лагерендә ял итүче балалар норовирус инфекциясе белән агуланды. Шуннан соң агулану билгеләре булган 54 кеше, шул исәптән 49 бала Евпатория шәһәре хастаханәсенә озатылды. Кырым Тикшерү комитеты җинаять эше ачты.

Фото: minmol.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар лагере